Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗның камера музыкасы залында Мансур Мозаффаровның тууына 100 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узачак

2012 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Композиторлар берлеге 21 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә ДЗКЗның Камера музыкасы залында композитор, педагог, ТАССРның Атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның Халык артисты, ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мансур Мозаффаровның тууына 110 ел тулуга багышланган кичә уздыра.  

Концерт программасында композиторның мәшһүр, татар музыкасы җәүһәре буларак танылган әсәрләре белән беррәттән, аның шәхси архивларында сакланган, сирәк башкарыла торган әсәрләре дә яңгыраячак. Мозаффаров турында истәлекләрен тамашачыга аның замандашлары, якыннары һәм дуслары җиткерәчәк. 

Мәгълүмат өчен: 236-00-01, 238-39-10.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International