Казанда герой Семен Васильевич Коновалов истәлеген мәңгеләштерәчәкләр

2019 елның 6 декабре, җомга

9 декабрьдә 14.30 сәгатьтә Казанда Советлар Союзы Герое Семен Васильевич Коноваловка мемориаль такта ачу тантанасы була. Истәлек тактасын рус һәм татар телләрендә Кирпичников ур., 15 йорт фасадына урнаштырачаклар. Семен Васильевич анда 1961-1989 елларда яшәгән.

Семен Васильевич Коновалов

1921 елның 15 февралендә Ямбулат авылында туган (хәзер бу - ТР Югары Ослан районы), Совет танкисты, Бөек Ватан сугышы ветераны. 1942 елның 13 июлендә Воронеж-Ворошиловград операциясе вакытында, КВ-1 танк экипажы белән идарә итеп, дошманның 16 танкын һәм артиллерия  корылмасын  юк итә. 1989 елның 4 апрелендә Казанда 68 яшендә вафат була.

С.В.Коноваловка 1943 елның 31 мартында СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Советлар Союзы Герое  исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International