5-15 декабрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Филармониада» XII Халыкара сәнгать фестивале узачак. Әлеге чара - сәхнә сәнгатенең барлык жанрларын үз эченә алган 10 көнлек концерт марафоны. Төрле елларда анда танылган артистлар, музыкантлар, башкаручылар һәм коллективлар катнашты: Иосиф Кобзон, Лев Лещенко, Владимир Зельдин, Дмитрий Назаров, Даниил Штода, Ольга Пудова, Александр Ф. Скляр һәм М.Пигановның «Тромбон-шоу» коллективы, Фарух Рузиматов, Илья Резник, Омск академия симфония оркестры, Александр Рудин җитәкчелегендәге «Musica Viva» камера оркестры, Светлана Безродная җитәкчелегендәге «Вивальди-оркестр» дәүләт академия камера оркестры, Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт скрипкачылар ансамбле, П.М. Милославов исемендәге Идел буе дәүләт халык хоры, Дон казакларының җыр һәм бию ансамбле, Ф.Гаскаров исемендәге халык бию ансамбле, Гарлем-шоу (АКШ), Jordan ' s Drive (Дания), Шеймус Блэйк (АКШ), Фабрицио Боссо (Италия), Тэ-Хен Ким (Көньяк Корея), Темур Квителашвили (Грузия) һәм башкалар. Ун ел эчендә фестивальдә 13 илдән һәм Россиянең 20 төбәгеннән килгән артистлар чыгыш ясаган.
«Филармониада» XII Халыкара фестивале 5 декабрьдә (18.30) «Джазда рояль» программасы белән ачыла. Казанлыларга аны Россиянең халык артисты, Густав Малер исемендәге Европа премиясе лауреаты Даниил Крамер һәм ТР Филармония джаз-оркестры тәкъдим итәчәк.
6 декабрь (18.30) афишасында - Валерий Бариновның һәм «Осипов исемендәге оркестр рапсодиясе» ансамбленең әдәби-музыкаль кичәсе.
7 декабрь (18.00) көнне тамашачылар алдында «Мдзлевари» Грузин фольклор хоры чыгыш ясаячак. Хор репертуарында — фольклор җыр-бию композицияләре (лирик, йола һәм хезмәт җырлары), чиркәү җырлары, моңлы гимннар.
8 декабрьдә 11.00 сәгатьтә Сергей Шалагинның «Петербург оперетасы» музыкаль театры Юрий Энтин һәм Василий Ливановның «Бременские музыканты» музыкаль фантазиясен, ә 17.00 сәгатьтә испан драматургы Лопе де Веганың Геннадий Гладков музыкасына иҗат ителгән «Собака на сене» пьесасы буенча куелган оперетта күрсәтәчәк.
9 декабрьдә (18.30 сәгатьтә) «Филармониада» халыкара сәнгать фестивале кысаларында хәзерге заманның иң күренекле һәм үзенчәлекле пианистларының берсе, Россия Федерациясенең атказанган артисты Александр Гиндин концерты була. Кичәнең программасында - Фредерик Шопен әсәрләре.
10 декабрьдә (18.30) башкалабыз тамашачысы Леонид Утесовка багышланган «Рәхмәт, йөрәк!» концертын карый ала.
11 декабрь (18.30) көнне Татар филармониясе сәхнәсендә Россиянең халык артисты, балерина, театр һәм кино актрисасы Илза Лиепа һәм Мәскәү театрларының әйдәп баручы солистларының әдәби - бию спектакле була.
12 декабрьдә (18.30) Artnovi Band музыкантлары соңгы 50 елда төшерелгән көнбатыш һәм илебез кинематография шедеврларына саундтреклар башкарачак. Проектка 30дан артык композиция кергән.
13 декабрьдә (18.30 сәгатьтә) Казан сәхнәсендә танылган актер, Аркадий Райкин исемендәге «Сатирикон» дәүләт театры җитәкчесе, Россиянең халык артисты Константин Райкин чыгыш ясаячак.
14 декабрь (18.00) фестиваль программасында - аргентина тангосы була.
Фестиваль ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры концерты белән тәмамланачак. Солистлар - Россиянең атказанган артисты Вероника Джиоева һәм Россиянең халык артисты Василий Герелло.