Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм үзара рухи йогынтысын арттыру, мәдәни багланышларны активлаштыру, Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәниятен саклап калу, үстерү һәм популярлаштыру максатларында 4 ноябрьдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында 14.00 сәгатьтә “Татарстан – уртак йортыбыз” дип аталган этник-мәдәни фестиваль узачак.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнаша.
Фестивальне гамәлгә куючылар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм “Татарстан халыклары ассамблеясе” республика иҗтимагый оешмасы, оештыручысы – “Татарстан Халыклар дуслыгы йорты” дәүләт учреждениесе.
Бәйрәм Халыклар дуслыгы йорты каршындагы мәйданда Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Чувашстан, Мордовия һәм башка шундый милли-мәдәни мохтариятләр вәкилләренең урам йөреше белән башланачак. Милли-мәдәни мохтариятләр фольклор коллективлары бинаның барлык катларында интерактив нокталар булган урыннарда чыгыш ясаячаклар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Матбугат хезмәте