Россиядә Театр елын йомгаклау кысаларында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Россиядә Театр елын йомгаклау уңаеннан Татарстан Респуликасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. 

Дәүләт бүләкләрен 19 кешегә - танылган мәдәният һәм сәнгать әһелләренә - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Театр елы тәмамлана. әмма театраль дөньяга куелган бурычлар алга таба да актуальлеген саклап кала. 

Ул искәрткәнчә, агымдагы елда республикада Театр елына багышлап чаралар узды - фестивальләр, мәгариф, социаль һәм яшьләр проектлары, юбилеө чаралары һәм мәдәни-агарту чаралары. 

Татарстан Президенты республикада Шаляпин, Нуриев, «Нәүрүз» кебек традицион театр фестивальләре, шулай ук «Европа — Россия — Азия» халыкара театр фестивале зур уңыш белән узганлыгын искәртте.

«Казахстанда, Нидерландта, Һиндстанда, Венгриядә, Россия төбәкләрендә, Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта булган театрларыбызның гастроль эшчәнлеге киң колач алды. Татарстан театрлары федераль чараларда да катнашты, Грозныйда узган Бөтенроссия милли театрлар фестивалендә, Санкт-Петербургтагы сигезенче театр олимпиадасында чыгыш ясады, — дип өстәде ул. - Мәктәп укучылары өчен республиканың әйдәп баручы театрларының сәхнә арты киңлекләре ачылды».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук дәүләтнеке булмаган театрларның роле артуын, кызыклы яшьләр театр проектлары барлыкка килүен билгеләп үтте.

«Театр елы ахырына якынлаша, әмма театр дөньясы алдына куелган бурычлар киләчәктә дә актуальлеген саклап калачак», - дип йомгаклады ул.

Татарстан Президенты мәдәният эшлеклеләренә республиканың театр сәнгатен үстерүгә иҗади өлеш керткәннәре, һөнәри осталыклары һәм һөнәрләренә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International