1 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Милли музее балалар өчен төрле чаралар уздыра. Укучыларга төрле чаң-кыңгыраулар, борынгы тарих, Алтын Урда, Екатерина патшабикә чоры вакыйгалары, төрле халыкларның тормыш-көнкүреше һ.б. турында мәгълүмат бирүче чаралар, шулай ук осталык дәресләре уздырылачак.
Мәгълүмат өчен телефоннар : 292-32-18, 292-69-04.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте