Татарстан вәкиле «Хатын-кыз куллары белән» дигән Халыкара фестивальдә гран-при алды

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Мәскәүдә «Хатын-кыз куллары белән» исемле икенче Халыкара декоратив-гамәли сәнгать фестивале узды. Чараны «Интернациональ хатын-кызлар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы оештырды. Анда Россиянең 40 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән рәссамнар, декоратив-гамәли сәнгать, халык иҗаты осталары, дизайнерлар, башка иҗади юнәлешләр вәкилләре катнашты.

Конкурста Казан остасы Ирина Халитова җиңү яулады. Жюри әгъзалары аның курчакларын югары бәяләде. Ирина Сергеевна гран-прига лаек булды. 

Аның курчаклары әзер формалар кулланмыйча, бердәнбер нөсхәдә ясалган, аларның  хәтта үз паспортлары да бар. Уенчыкларның костюмнары һәм аксессуарлары кулдан эшләнгән.

Җиңүченең сүзләренә караганда, ул курчаклар белән күптән шөгыльләнә, бөтен буш вакытын яраткан һөнәренә багышлый. Аның төп эш урыны - А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт тикшеренү техник университеты – КАИ, анда ул студентлар белән тәрбия эшләре идарәсен җитәкли.

Якын арада «Хатын-кыз куллары белән»  Халыкара декоратив-гамәли сәнгать фестивалендә җиңүчеләрнең эшләрен шәхси күргәзмәләрдә күрергә мөмкин булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International