Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры опера труппасының Европада гастрольләре дәвам итә.
25 октябрьдә Голландиянең борынгы шәһәре Алкмарда «Турандык» операсы күрсәтелде. (режиссеры Михаил Панджавидзе, дирижеры Ренат Салаватов). Дж.Пуччининың әлеге мәшһүр операсын унҗиденче тапкыр күрсәтүләре белән артистлар Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры көз турнесының “беренче өлешен” тәмамладылар.
26 октябрьдә чит ил тамашачысына Дж.Вердиның «Травиата»сы күрсәтеләчәк (режиссеры Жаннет Астер, рәссамы Игорь Гриневич). 17 спектакльдән торган сериянең беренче тамашасы Амстердам шәһәре янында урнашкан Амстелвенда була. Казан операсының Нидерландиядәге гастрольләре 2012 елның 15 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.
Мәгълүмат өчен: Жанна Мельникова +7 843 231-57-32, +7 927 4128275, www.kazan-opera.ru.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте