Алабуга музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында Дилә Барышеваның шәхси күргәзмәсе ачылачак

2012 елның 26 октябре, җомга

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында 22 ноябрендә 16.00 сәгатьтә Зеленодольскида яшәп иҗат итүче рәссам, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Дилә Барышеваның шәхси күргәзмәсе ачыла.  

Иҗат эшчәнлеге чорында ул инде 10 күргәзмә уздырды. Дилә Барышеваның картиналарын бүгенге көндә Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, шулай ук Россиядәге, АКШ, Германия, Польша һәм Венгриядәге шәхси коллекцияләрдә күрергә мөмкин.

Рәссам егерме елдан артык инде, традицион һәм авторлык техникаларын кулланып, ефәккә рәсем төшерү белән шөгыльләнә. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International