Яшь шагыйрә Рәмзия Гыйматованың иҗат кичәсе Алабуганың Көмеш чор китапханәсендә узачак

2012 елның 26 октябре, җомга

Алабуганың Көмеш чор китапханәсендә 9 ноябрьдә 16.00 сәгатьтә яшь шагыйрә Рәмзия Гыйматованың иҗат кичәсе узачак. Шагыйрь анда үзенең “Әйдәгез, яратыйк!” дигән беренче шигырь җыентыгын укучыларга тәкъдим итә.

Кичәдә шулай ук аның “портрет графикасы” стилендә башкарылган рәсемнәре дә күрсәтеләчәк. Алар ананың баласын яратуы, Туган илгә һәм табигатькә  мәхәббәт темаларына багышланган.

Рәмзия Көмеш чор китапханәсенең “Әдәби кунакханәсенә”    2011елда килеп, үзенең шигырьләрен беренче тапкыр тамашачы хозурына тәкъдим итә. Шул ук елны Чаллының “Кара сишәмбе” дигән яшь шагыйрьләр берләшмәсе оештырган “Нокта” дип аталган фестивальдә катнаша. Аны туган шәһәре шигырь сөючеләре дә, чит шәһәрләрдән килгән укучылар да бик яратып кабул итәләр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International