30 октябрьдә 16.00 сәгатьтә Алабуганың Көмеш чор китапханәсендә Чаллыда яшәп иҗат итүче, “Мәйдан” журналы мөхәррире Вахит Имамов белән очрашу була.
Аның әсәрләре 1977 елдан республика гәҗитләрендә, «Казан утлары», «Идел», «Татарстан», «Аргамак» журналларында күренә башлый. “Канатлар” исемле беренче китабы 1988 елда дөнья күрә.
Өч елдан соң яшь язучының “Васыять” дигән икенче китабы чыга. Җыентыкка прозаикның сугыштан соңгы авыл тормышы сурәтләнгән әсәрләре тупланган. Авторга мәгәр барыннан да бигрәк аның тарихи әсәрләре танылу китерә. 1982 елдан Вахит Имамов татар халкы тарихы буенча җентекле тикшеренүләр башлый. 1993 елда татар халкының XVI-XVIII гасырлардагы милли-азатлык көрәшенә багышланган, документаль чыганакларга нигезләнгән “Татарларның яшерен тарихы” дигән китабы басылып чыга.
2001 елда “Утлы дала” дигән эпик әсәре дөнья күрә, ул Идел Болгарстанына монголлар һөҗүме чорындагы, рус кенәзлекләрендәге һәм Евразия көньягы чиксез далаларындагы вакыйгалар турында бәян итә. Күптән түгел китапның дәвамы басылып чыкты.
Иҗат кичәсендә Вахит Имамов китапның язылу тарихы, аның идеясе, шулай ук “Мәйдан” журналы турында сөйләячәк, тамашачылар сорауларына җавап бирәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте