С. Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ тамашачыларны ноябрь концертларына чакыра

2012 елның 26 октябре, җомга

С. Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ тамашачыларны ноябрь концертларына чакыра.

9 ноябрьдә 18.30 сәгатьтә “Гитарага багышлау” дигән циклдан беренче концерт булачак.  

Гитарада уйнау сәнгатенә бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен  Андрес Сеговияны «Испанлы Орфей» дип атыйлар.  Бу метафора циклның беренче концерты эчтәлеген ачык билгели. Беренче концертны Дагстан Республикасының Атказанган артисты, халыкара конкурслар лауреаты Айнур Бегутов тәкъдим итә.  Концерт программасына кертелгән И.С.Бах, В. Сор, Ф. Таррег, М. де Фалья, Э. Вилла-Лобос әсәрләре А. Сеговиянең репертуарын тәшкил иткән, ә  Х. Родригоның «Джентельмен өчен фантазия» әсәре музыкантка багышлап махсус иҗат ителгән.

Концертта дирижер Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге “Яңа музыка” оркестры катнаша.  

21 ноябрьдә 18.30 сәгатьтә абонементның "Vivat, король!" дип аталган икенче концерты булачак.   

Рубин Абдуллин һәм Михаил Гантварг борынгы музыка әсәрләреннән төзелгән концерт тәкъдим итәчәк.  «Музыка кораллары патшасы” – органның һәм күңел кылларын тибрәтүче скрипканың бергә уйнавы тамашачыларда хисләр өермәсе тудырачак.   

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International