29 октябрьдә 18:00 сәгатьтә М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында 75 нче юбилей сезоны ачылачак. Чара Станиславский системасына һәм аның тууына 150 ел тулуга багышлана.
Традиция буенча кичәне Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, РФ Һәм РТ Атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге премиясе лауреаты Фәрит Бикчәнтәев ачачак. Чараның сценарий авторы һәм алып баручысы – Татарстан Республикасының Халык артисты Михаил Меркушин.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте