Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында ТРның Халык артисты Наил Дунаев бенефисы була

2012 елның 26 октябре, җомга

Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстан Республикасының Халык артисты, Россиянең Атказанган артисты Наил Дунаев бенефисы була. Бенифис кичке 7 сәгатьтә башлана, артистның 75 яшьлек юбилеена багышлана. 

Программада: И.Зәйниевның «Бабайлар чуагы» спектакле (Җәүдәт ролен Наил Дунаев башкара) күрсәтеләчәк; артистны рәсми затлар, дуслары һәм хезмәттәшләре котлаячак.

Наил Дунаев (Николай Иванович Дунаев) – Республиканың М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, Россия Федерациясенең Атказанган, Татарстан Республикасының Халык артисты, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.  Татарстанның Зәй районы Әхмәт авылында туа. 1961 елда Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театры труппасына алына.   Сәхнәдәге эшчәнлеге белән беррәттән, тәрҗемә эше белән шөгыльләнә, Казан Мәдәният һәм сәнгать университетында актерлык осталыгы дәресләре бирә, 2006 елдан – профессор.        Дунаев башкарган рольләр арасында иң күренеклеләре түбәндәгеләр: Тукай («Тукай» Ә.Фәйзи), Акъегет («Ай тотылган төндә» М. Кәрим), Гаяз («Чаткылар» М.Кәрим), Нияз («Соңгы хат» Х.Вахит), Шамил («Шамил Усманов» А.Гыйләҗев), Сәйяр («Әни килде» Ш.Хөсәенов), Фигаро («Шау-шулы көн» П.Бомарше), Василий («Бер төн» Б.Горбатов), Газиз («Дуэль» М.Байджиев), Подхалюзин («Агай-эне ак мыек» А.Островский), Паратов («Бирнәсез кыз» А.Островский), Гаяз («Агыйдел» М.Әмир), Нурислам («Дусларча аңлашу», «Хушыгыз» Т.Миңнуллин), Гөргөри («Гөргөри кияүләре» Т.Миңнуллин), Минвәли («Өч аршын җир» А.Гыйләҗев), Җиһанша («Зәңгәр шәл» К.Тинчурин), Ногъман («Мәхәббәт турында сөйләшик» И.Зәйниев) һ.б.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International