Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Пекин шәһәреннән кайтты
Артистлар "Хан кызы Турандык" спектакле белән “Данлыклы Европа” дип исемләнгән V Халыкара Кытай милли театры фестивален ачты.
Кичә сәгать 10 да Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Пекин шәһәреннән Казанга кайтты. Иртәгәдән Камаллылар киләсе премьера - "Мулла" спектакленә репетицияләрне дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 18 октябрьдә Пекин шәһәрендә К.Гоцциның "Хан кызы Турандык" спектакле белән “Данлыклы Европа” дип исемләнгән V Халыкара Кытай милли театры фестивален ачты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте