26 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай музееның әдәби-музыкаль салонында фәннәр докторы, профессор, әдәбият белгече, публицист, шагыйрь, Язучылар берлеге әгъзасы һәм җәмәгать эшлеклесе Нурмөхәммәт Хисамовның “Татар шагыйрьләре” дигән яңа китабын укучыларга тәкъдим итү чарасы булачак.
Китапка монографик мәкаләләр, Кол Галидән башлап хәзерге заман шагыйрьләренә кадәр татар шигъриятенең иң күренекле вәкилләре турында иҗади портретлар һәм этюдлар кертелгән.
Чарага шәрәфле кунаклар – автор үзе, шагыйрьләр Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ, Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Флера Тарханова, галим Фоат Галимуллин чакырылган. И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары Н. Хисамов сүзләренә иҗат ителгән җырлар башкарачак.
Элемтә өчен мәгълүмат: Г. Тукайның әдәби музее: 293-17-50, Татарстан Республикасы Милли музееның нәшрият бүлеге: 292-32-18.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте