Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ТАССРның 100 еллыгына әсәрләр иҗат итү буенча проектларны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга гаризалар кабул итә.
Грантка мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшчәнлек алып баручы, 18 яше тулган, Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче гражданнар дәгъва итә ала.
Тәкъдим иткән эшләр түбәндәге номинацияләр буенча бәяләнә:
Конкурска әзерләнү һәм катнашу өчен техник биремнәр: /file/mincult/File/Техническое задание по грантам к 100-летию ТАССР.docx
Гариза формасы: /file/mincult/File/Заявка_к 100летию ТАССР.docx.
Гариза һәм башка документлар кәгазьдә яисә электрон формада түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420015, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 113 кабинет. Телефон: (843) 264-73-91. Материалларны тапшыруның соңгы көне – 21 ноябрь.
Гариза бирү шартлары һәм грант бирү тәртибе белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин:
http://mincult.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2061673.pdf