«Әкият» курчак театрында «Шомбай-fest» курчак театрлары фестивале узачак. Иҗади марафон 23 октябрьдә курчаклар парады белән ачыла. Анда катнашучылар балалар һәм өлкәннәр спектакльләре геройлары белән Петербург урамы буенча узачак. Хәрәкәт «Сукно бистәсе» метро станциясе янында 9.30 сәгатьтә башлана. Бәйрәм курчак театры ишекләре каршында фестиваль әләмен күтәрү тантанасы белән дәвам итәчәк.
Фестиваль барышында Франция, Италия, Беларусь, Башкортостан, Хакасия, Карелиядән килгән танылган коллективлар, шулай ук Новосибирск, Красноярск, Белгород, Курск, Оренбург вәкилләре үзләренең иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итәчәк.
Фестиваль кысаларында барлыгы 18 спектакль уйналачак, күбесе - олылар аудиториясе өчен. Алар арасында - Хакасия театрының «Кавказский меловой круг»; Карелиядән «Железо»; Красноярскийдан «Побег», Пензаның «Убить Кароля»; Оренбургтан «Уважаемые граждане» спектакльләре бар.
Балаларга сигез спектакль күрсәтеләчәк.
Фестивальнең белем бирү программасына Красноярск курчак театрының баш режиссеры, «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты Евгений Ибраһимов һәм театр тәнкыйтьчесе, Бөтенроссия курчак театрлары режиссерлары лабораториясе җитәкчесе Виктор Шрайманның актерлык осталыгы буенча остаханәләре кертелгән.
Спектакльләрне әйдәп баручы театр тәнкыйтьчеләре, атказанган мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать белеме докторлары, режиссерлар кергән жюри әгъзалары бәяли. Фестивальнең хөрмәтле кунагы - Мәскәү курчак театрына нигез салучы Сергей Образцовның оныгы, С.В. Образцов исемендәге Үзәк дәүләт академия курчак театры режиссеры Екатерина Образцова булачак.
Жюри «Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссерлык эше», «Иң яхшы актерлык эше», «Икенче пландагы иң яхшы актерлык эше», «Иң яхшы рәссам эше», «Спектакльнең иң яхшы музыкаль бизәлеше өчен», «Фестиваль яңалыгы» номинацияләре буенча җиңүчеләрне билгеләячәк.
Фестиваль кысаларында Казан шәһәренең гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларыннан торган балалар жюрие дә эшләячәк.
«Шомбай – fest - 2019» 28 октябрьдә ябыла. Бу көнне фестиваль тәмамлану чарасы гына түгел, ә театрның юбилеена багышланган зур бәйрәм дә оештырыла - быел «Әкият» курчак театрына 85 яшь тулды.