7 октябрьдә Чиләбедә «Татар кызы-2012» төбәк матурлык һәм талант конкурсының йомгаклау тантанасы булды

2012 елның 9 октябре, сишәмбе

7 октябрьдә Чиләбедә «Татар кызы-2012» төбәк матурлык һәм талант конкурсының йомгаклау тантанасы булды

Ярты ел дәвам иткән конкурста Көньяк Урал төбәге вәкиле, Чиләбе педагогия университетын тәмамлаган Зөлфия Шаһвәлиева җиңү яулады. Урал чибәре җиңүче таҗы  белән беррәттән олы бүләк – автомобильгә дә ия булды.  

Матурлык һәм талант милли конкурсы Чиләбе өлкәсендә икенче тапкыр уздырыла. Сайлап алу турларына Көньяк Уралның төрле төбәкләреннән, Курган һәм Свердловск өлкәләреннән 300 дән артык чибәр үзләре турында белешмәләр җибәргән иде.

Конкурста катнашучылар милли ризык әзерләүдә, сәйлән белән чигүдә, ук атуда, ат менүдә осталыкларын, башка һөнәрләрен күрсәттеләр. 2012 елда 27 августта Казанда конкурсның соңгы сайлап алу этабы узды. Анда унике кыз үзләренең чибәрлеге һәм сәхнә осталыгы белән тамашачыларны таң калдырды.   

Проектның йомгаклау өлеше чын мәгънәсендә милли мәдәният бәйрәме булды. Кадерле кунаклар арасында Россиянең халык артисты Надежда Бабкина һәм күренекле актер Марат Бәшәров бар иде. Аларның татар телендә җырлавы тамашачының күңеленә бик хуш килде.  Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашты, Катя Борисованың этник мотивлар файдаланылган кием коллекциясе күрсәтелде.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International