Татарстанда «Рус халык уенчыгы» XI төбәкара конкурсына әзерлек бара.
Анда декоратив-гамәли сәнгать укытучылары һәм мастерлары, балалар сәнгать мәктәпләре, балалар сәнгать мәктәпләре, гомуми белем бирү мәктәпләре, урта һәм югары уку йортлары укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә һәм өстәмә белем бирү үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр чакырыла.
Җиңүчеләр биш номинациядә билгеләнәчәк:
Конкурс шартлары буенча курчаклар агач, балчык, йон, салам, чыбык, кайры, текстиль кебек табигый материаллардан эшләнергә тиеш.
Беренче этапка гаризалар һәм фотоларны электрон рәвештә 2019 елның 16 декабреннән 2020 елның 17 гыйнварына кадәр җибәрергә кирәк. Электрон почта адресы: kcrf@mail.ru. Икенче турга сайлап алынган эшләр 2020 елның 2 мартыннан 10 мартына кадәр А. С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә (Казан ш., Карл Маркс ур., 26, рус милли мәдәнияте бүлеге) кабул ителәчәк. Биредә үк конкурс нәтиҗәләре буенча призлы урыннар алган эшләр күргәзмәсе оештырылачак.
«Рус халык уенчыгы» XI төбәкара конкурсында катнашучыларны бүләкләү 24 апрельдә 11.00 сәгатьтә «А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәге» ДБУнең күргәзмәләр залында узачак.
Оештыру комитетының телефон номерлары: 8 (843) 236-57-96 (Казан шәһәренең Рус фольклор үзәге).
Конкурс нигезләмәсе һәм гариза формасы ТР Мәдәният министрлыгы сайтында урнаштырылган: http://mincult.tatarstan.ru/rus/xi-mezhregionalniy-konkurs-russkaya-narodnaya.htm