Татарстанлыларны «Ачык дөнья. Киләчәккә инвестицияләр» конкурсында катнашырга чакыралар

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Гаризалар кабул итү  20  октябрьдә башлана  һәм 20  гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Оештыручылар мәгълүматлары буенча, конкурс актив гражданнарны, коммерция  һәм коммерцияле булмаган оешмаларны «Ачык дөнья» халыкара форумының бердәм социаль-икътисадый мәгълүмат порталын формалаштыруга җәлеп итү максатыннан оештырылган.

Проектлар төрле юнәлешләр буенча, шул исәптән мәдәният һәм сәнгать буенча, түбәндәге номинацияләрдә тәкъдим ителергә мөмкин:

«Кече шәһәрләр һәм авыл җирлекләре өчен»,

•    «Инвалидлар һәм пенсионерлар өчен»,

 •     «Кооперация»,

 •    «Мәгарифтә инновацияләр»,

•  «Чикләрсез инновацияле  проектлар»  (чит ил һәм Россия инвесторларын кызыксындырырга сәләтле).

Эшләр өчен өстенлекле юнәлешләр  – кече бизнес, эшне читтән торып оештыру, озак вакыт хезмәт чыгымнарын таләп итми торган эш, иҗади эшчәнлек, аерым белем һәм тәҗрибә таләп итми торган эшләр.

Нигезләмә белән түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: http://страна2-0.рф/положение-о-конкурсе-открытый-мир/.

Төрле төбәкләрдән килгән катнашучылар өчен бәйгенең әһәмияте:

• иҗади остаханә һәм әйдәп баручы осталар белән аралашу урыны;

• глобаль идеяләр лабораториясе һәм фабрикасы;

• волонтерлык, иҗади, белем бирү һәм туристлык һәм башка гуманитар проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру мәйданы;

• ачык дипломатия мәктәбе;

• уртак хәл итү юлларын  формалаштыру һәм яшьләрнең көн тәртибендә торган проблемаларга йогынты ясау мөмкинлекләрен күрсәтү мәйданчыгы;

• инновацияле проектлар һәм яшьләр стартаплары өчен инвестиция-финанс мәйданчыгы.

Җиңүчеләрнең (I урын) һәм лауреатларның (II һәм III урыннар) проектлары «Ачык дөнья» халыкара форумы кысаларында чит илләрдә тәкъдим ителә торган өстенлекле юнәлешләр рәтенә керә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International