Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы эшчәнлегенең өстенлекле өлкәләре буенча экспертлардан тәкъдимнәр кабул итү башланды, ул 2 атна дәвам итәчәк.
Экспертлар төркеме составы Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы тарафыннан билгеләнгән. Килгән тәкъдимнәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет тарафыннан каралачак. Шуннан соң ачык онлайн-тавыш бирү башлана, ул Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре Порталында халык арасында электрон сораштыру сервисында узачак. Бу этапта татарстанлылар ай дәвамында күрсәтелгән максат һәм бурычларны сайлап ала, шулай ук үз вариантларын тәкъдим итә алалар.
Сораштыру нәтиҗәләре буенча күпчелек тавыш җыйган максатлар һәм бурычлар сайлап алыначак. Шулардан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы иҗтимагый советның йомгаклау утырышында министрлыкның 2020 елдагы эшчәнлеге өчен 5-7 өстенлекле юнәлеш билгеләнәчәк. Фикер алышуда барлык теләүчеләр, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша ала.
Исегезгә төшерәбез, дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык фикере ярдәмендә формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча пилот проекты Татарстанда узган елда старт алды.
2019 елга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының эш юнәлешләрен сайлауда 4 183 кеше катнашкан иде. Ачык онлайн-тавыш бирүгә 20 максат билгеләнгән, респондентлар тарафыннан 158 вариант тәкъдим ителгән. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы иҗтимагый советның йомгаклау утырышында агымдагы елда гамәлгә куела торган җиде өстенлекле бурыч билгеләнде. Әлеге өстенлекле юнәлешләр һәм аларның үтәлеше буенча хисаплар белән министрлык сайтында танышырга мөмкин: http://mincult.tatarstan.ru/rus/publichnoe-formirovanie-tseley-i-zadach.htm.