Быел ул Милли кием көне кысаларында үткәрелә, аны республикада беренче тапкыр билгеләп үтәчәкләр, ә аны уздыру урыны итеп Кремль яр буе сайланган.
Бәйрәм 13.00 сәгатьтә «Мәдәниятләр бизәкләре» флэшмобы һәм милли костюмнар парады белән ачыла, анда катнашучылар Казан Кремленең Спас манарасыннан Кремль яр буендагы төп сәхнәгә кадәр узачак. Программада: концерт, Татарстан халык сәнгать һөнәрчелеге күргәзмәсе, «Мәдәниятнең бер өлеше буларак дин» экспозициясе, «Этномаркет» мәйданчыгы, «Татарстан халыкларының милли ашлары» конкурс-фестивале, халык уеннары һәм башкалар.
17.00 сәгатьтә Коми, Марий Эл, Татарстан, Мәскәүдән килгән яшь этно-дизайнерлар коллекциясе күрсәтеләчәк.
18.00 дән 21.00 гә кадәр яшьләр этно-музыкаль мәйданчыгы эшләячәк. Фестивальнең төп сәхнәсендә Идел буе халыкларының заманча яңгыраштагы аутентик җырларын тәкъдим итүче «Zakaria» ансамбле (Татарстан), джаз интерпретациясендәге борынгы чуаш җырлары проекты белән Вера Кожеманова (Татарстан — Чуаш Республикасы), «Аргымак» этно-рок төркеме (Башкортстан Республикасы) чыгыш ясаячак.
Барлык теләүчеләрне милли киемнәр парадында һәм «Мәдәниятләр бизәкләре» фестивале кысаларында узачак башка чараларда катнашырга чакырабыз.
Оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан митрополиясе.
Чараларның төп максаты - Татарстанның күпмилләтле халкының бердәмлеген һәм дуслыгын безнең республикада яшәүче халыклар мәдәниятләренең диалогы аша күрсәтү.
«Милли кием көне» республика бәйрәме кысаларында узучы «Мәдәниятләр бизәкләре» этноконфессиональ фестивале программасы: /file/mincult/File/21 сентябрь программасы.doc