Казанда «Европа-Азия» ХIV Халыкара музыка фестивале башланды

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Казанның С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында «Европа-Азия» ХIV халыкара фестивален ачу тантанасы узды. Быел иң борынгы музыкаль форум Татарстан Республикасы Композиторлар берлегенең 80 еллыгына һәм ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган.

фото өчен сылтама https://yadi.sk/d/BmyYijojAIOucQ

зур фотоларга  сылтама https://yadi.sk/d/y-TnSAhYS56U4A

Яңа сезон кунаклары - Австралия, Вьетнам, Голландия, Корея, Перу, Чили, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан һәм Россиянең күп кенә төбәкләре композиторлары һәм музыкантлары. Фестивальнең төп үзенчәлеге  - төрле илләрдәге  фольклор ансамбльләренең палитрасын һәм милли музыка уен коралларының уникаль яңгыравын җиткерү.

Фестивальне ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Россия Композиторлар берлеге идарәсе рәисе, Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе, Россия һәм Татарстанның халык артисты, композитор Рәшит Кәлимуллин һәм  Вьетнам композиторлары берлеге җитәкчесе Хонг Куан башлап җибәрде.

 «Без әлеге чараны тыңлаучылар һәм музыка сөючеләр өчен яңалык буларак тәкъдим итү  юнәлешендә актив эшлибез. Без татар мәдәниятенең Россиядә генә түгел, ә күп илләрдә дә мәгълүм булуын телибез. Сәнгатьнең һәр өлкәсе Татарстан Республикасының танылуына һәм уңай имиджын танытуга  үз өлешен кертергә тиеш дип саныйм. «Европа-Азия» фестивален уздыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен Хөкүмәткә, Татарстан Мәдәният министрлыгына һәм Россия Композиторлар берлегенә рәхмәт белдерәм", - дип ассызыклады Рәшит Кәлимуллин.

Традиция буенча фестиваль чиратлап Казанда, Вьетнам башкаласы Ханойда уза.

Фестивальнең беренче көнендә тамашачылар алдында Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры чыгыш ясады (сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер Александр Сладковский). Фестиваль кунагы, дирижер Василий Валитов (Мәскәү) җитәкчелегендәге  оркестр Австралия, Голландия, Корея, Кыргызстан, Россия композиторлары әсәрләрен  башкарды.

 Фестиваль 18 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында гала-концерт белән тәмамланачак.

Белешмә өчен:

Фестивальне гамәлгә куючылар  - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Композиторлар берлеге. Сәнгать җитәкчесе - Россия Композиторлар берлеге идарәсе рәисе, Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе, Россия һәм Татарстанның халык артисты, композитор Рәшит Кәлимуллин.

Фестивальнең 25 еллык тарихында  Казанда һәм республиканың башка шәһәрләрендә 100 дән артык концерт, дистәләгән мастер-класслар һәм иҗади очрашулар үткәрелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International