2019 елның 30 августында Казан Кремле территориясендә Казандагы төп җәйге вакыйгаларның берсе - TAT CULT FEST яңа татар мәдәнияте фестивале узачак. Программада 30дан артык чыгыш, кино күрсәтү, спектакльләр, арт-объектлар, дизайн-маркет, лекцияләр һ. б. бар.
Зур сәхнә / Пушечный двор
Быел фестивальнең Зур сәхнәсендә татар музыкасының этно һәм фанктан алып рок һәм пост-фолк-металга кадәр төрле юнәлешләрдә иҗат итүче иң яхшы вәкилләре чыгыш ясаячак. Легендар «Башкарма» (Финляндия) төркеме, яңа альбомны тәкъдир итәчәк Зөлфия Камалова (Австралия), Әлфия Авзалова трибьюты белән A-BAND проекты (Татарстан) булачак. Алар белән бер сәхнәдә Gauga, Baradj, Рәдиф Кашапов, Zarina & The CheekLaWeek, Juna, Abadeli, Карт Аяк чыгыш ясаячак.
Кече сәхнә / Спас-Преображенский монастыре мәйданы
Биредә яшь буын йолдызлары — челтәрдә популярлык казанган интернет геройлары чыгыш ясый. Программада АИГЕЛ, Нурминский, Rena Rnt, Said Olur, New Моң, Usal, K-Ru, Лэйна, Ilgiz, ALTAN, Гөлназ Батталова, Sagitova, The Kam, Альфред Батыршин, Malsi Music.
Электрон сәхнә / Тайницкая манарасы
Традиция буенча, әлеге сәхнә тамашачыларга Татарстанның барлык төрле электрон музыкасын тәкъдим итә: AYGYUL, Djinn City, Ваня Лимб, Mostapace, Taturas, uwiam. Биредә Watch Me visuals студиясе инсталляция күрсәтәчәк.
ТЕАТР СӘХНӘСЕ
Хедлайнер буларак Россиянең төп театраль премиясе булган «Алтын битлек» лауреаты Нурбәк Батулла «Әлиф» спектаклен тәкъдим итә. Шулай ук тамашачыларга Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театрының «Салкын кын»(«Холодные ножны») спектакле күрсәтеләчәк.
30 август, 12:00-00:00
Казан Кремле
КЕРҮ ИРЕКЛЕ
Моннан тыш, фестиваль кысаларында зур белем бирү программасы планлаштырылган.
28 август
18:00-19:00
РгеТАССР: Республика оешу
Айрат Фәйзрахманов - тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары.
ШТАБ, Татарстан ур., 20а
19:00-20:00
Күренекле джентльменнар лигасы. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар эмигрантлары
Политолог Илшат Нәҗипов белән очрашу
ШТАБ, Татарстан ур., 20а
20:00-21:30
Артистны алга этәрү нигезләре: концертлар, матбугат, дистрибьюция, акча.
Дарья Евсеева - PR-директор Иван Дорна.
ШТАБ, Татарстан ур., 20а
29 август
18:00-19:30
Михаил Холландерсның мастер-классы
Керү бушлай, теркәлү буенча, урыннар саны чикләнгән: https://yummymusic.timepad.ru/event/1045071/
AUDIO KAZAN, Университет урамы, 10а, 2 кат
19:30-22:00
Михил Холландерс катнашучылар белән бергә борынгы татар көйләренә нигезләнгән өр-яңа трек язачак. Катнашу өчен түбәндәге адрес буенча гариза бирергә мөмкин:
https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSesDzRbejHcows39RuLhkL9ImcFBzHEvIz79rPbHMPhwU1dRA/viewform
AUDIO KAZAN, Университет урамы, 10а, 2 кат
20:00-22:00 / ШТАБ
Шәһәр урамнары татар тарихы турында ничек сөйли ала?
ШТАБ, Татарстан ур., 20а