Кызыл келәмнән режиссер, сценарист, Россиянең халык артисты Андрей Кончаловский, театр һәм кино артисты, РСФСРның халык артисты, Таганкадагы театрның сәнгать җитәкчесе Валерий Золотухин, режиссер Александр Орлов һәм аның хатыны актриса Алла Будницкая һәм бик күп башкалар узды. Фестивальне ябу тантанасын артистка, Муса Җәлилнең оныгы Лилиан Наврозашвили алып барды.
VIII Казан халыкара мөселман кинофестивалендә тулы метражлы иң яхшы уен фильмы дип иранлы авторның «Шикәр бөртеге» («Крупица сахара») дигән лентасы танылды.
Тулы метражлы иң яхшы документаль фильм дип кенияле авторның «Занзибар музыка клубы» («Музыкальный клуб Занзибар») дигән лентасы танылды. Призны америкалы режиссер Дэниел Линдсей - «Оскар»га лаек булган «Непобежденные» («Җиңелмәсләр») фильмы авторы тапшырды.
Бу ел иң яхшы анимация фильмы дип режиссер Анна Артемьеваның «Яшәгән ди бер әни» («Жила-была мама») дигән лентасы табылды.
«Кыска метражлы иң яхшы уен фильмы» номинациясендә берьюлы ике лента: «Ций йорты» (Россия) һәм «Яңгыр шавы» (Иран).
Валерий Золотухин Иран хатын-кызлары образын күркәм башкарулары өчен «Шикәр бөртеге”нең хатын-кыз актерлары коллективына приз тапшырды.
Иң яхшы ир-ат роле өчен шушындый ук призны »Яшерен тормыш» («Скрытая жизнь») (Төркия) картинасында уйнаган актерга Алла Будницкая тапшырды.
Андрей Кончаловский «Иң өске кат, сул канат» («Верхний этаж, левое крыло») дигән тулы метражлы уен фильмы өчен аның авторы Анджело Чанчига (Франция) бүләк тапшырды. Тантана Рөстәм Миңнехановның «Сәнгатьтәге гуманлылык өчен» махсус призын тапшыру белән тәмамланды. Бу ел аңа «Сечкан» һәм «Шат күңелле» («Весельчак») дигән кыска метражлы документаль фильмнары өчен режиссер Мөхәммәт Али Хазхәмзәхи лаек булды.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте