Виртуаль концерт заллары Спас, Арча, Баулы, Алабуга һәм Мамадыш районнарында ачыла. Алар җирле китапханәләр, музей һәм музыка балалар мәктәбе базасында булдырылачак.
Мәйданчыклар мультимедиа җиһазлары белән тәэмин ителә. Бу халыкка онлайн режимында яки язмада Россия һәм чит ил башкаручыларының иң яхшы концертларын, шулай ук спектакльләрен карарга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, балалар аудиториясенә исәпләнгән махсус программаларны трансляцияләү планлаштырыла. Районнар җиһазлар сатып алу һәм монтажлау өчен федераль бюджеттан 300әр мең сум акча алдылар.
2024 елга кадәр бөтен ил буенча 500 виртуаль концерт залы булдыру планлаштырыла.
Белешмә өчен:
Россия Федерациясе Президентының «2024 елга кадәр Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында» 2018 елның 7 маендагы 204 номерлы Указы нигезендә Россия Федерациясендә Мәдәният илкүләм өстенлекле өлкә дип билгеләнде һәм тормыш сыйфатын күтәрү, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне гармонизацияләүнең мөһим факторы, динамик социаль-икътисади үсеш нигезе, бердәм мәдәни киңлекне һәм Россиянең территориаль бөтенлеген саклап калуның гаранты дип танылды.
Татарстан Республикасында «Мәдәният» илкүләм проекты максатларына ирешү өчен «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният» төбәк проектлары формалаштырылган.
Виртуаль концерт залы - Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының истәлекле проекты, Россиянең «ачык мәдәни киңлеген» формалаштыруда төп казанышларның берсе. Бөтен Россия буенча оештырылган виртуаль концерт заллары челтәре, яшәү урынына бәйсез рәвештә, мәдәни кыйммәтләрдән файдалану өчен тигез мөмкинлекләр булдыруга ярдәм итәчәк.