Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык «Рус цивилизациясе» исемле III Халыкара фотоконкурс башлануы турында игълан итә.
Конкурс Россия Федерациясенең «Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә. Аның максаты - Россия халыкларының үзара мөнәсәбәтләр гармониясен саклау һәм аларның этномәдәни үсешенә ярдәм итү. Узган ел анда дөньяның 44 иленнән 3 меңнән артык кеше катнашкан, алар 17 меңнән артык эш җибәргән.
8 сентябрьгә кадәр катнашучылар 2014 елдан да иртәрәк ясалмаган фотосурәтләрен тапшырырга тиеш (5кә кадәр эш кабул ителә). Авторлык эшләрне рәсми сайт аша юлларга мөмкин: www.ruscivilization.ru.
Иҗади ярыш «Уникаль табигать», «Йөзләр һәм буыннар», «Зур ил традицияләре», «Архитектура һәм скульптура» номинацияләре буенча үткәрелә. Быел оештыручылар тарафыннан «Күпмилләтле Мәскәү» номинациясе дә тәкъдим ителгән. Ул башкалада яшәүче Россия халыкларының мәдәниятләре һәм гореф-гадәтләренең төрлелеген үзенә туплый алыр, дип көтелә.
Рәсемнәргә Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе, конкурсның жюри рәисе Игорь Баринов чакыруы буенча килгән жюри әгъзалары: Россиядә һәм дөньяда танылган профессиональ фотографлар, рәссамнар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре бәя бирәчәк.
Җиңүчеләрне бүләкләү 2019 елның көзендә Мәскәүнең популяр күргәзмә мәйданчыкларының берсендә узачак. Элеккеге кебек үк, иң яхшы эшләрне башкала урамнарында күрергә мөмкин була.
«Халыкара фотоконкурс ел саен масштаблырак була бара. Бу аңа ихтыяҗ булуын, көтелгән конкурс икәнлеген раслый. Илебез халкының, чит илләрдәге ватандашларыбызның, Россиягә гашыйк булган чит ил кешеләренең рус цивилизациясен фотолар аша күрсәтергә теләге булуы куандыра», - дип билгеләп үтте Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе, фотоконкурсның жюри рәисе Игорь Баринов.
Тулырак мәгълүмат сайтта https://ruscivilization.ru/ru/