Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпованың Русьне чукындыру көне уңаеннан котлавы

2019 елның 27 июле, шимбә

Истәлекле дата  - Русьне чукындыру көне уңаеннан  ихлас котлау сүзләрен кабул итегез.

Бу вакыйга  безнең Ватан тарихында аерым урын алып тора, ул дини генә түгел, ә зур мәдәни-тарихи әһәмияткә ия. Христианлыкка мөрәҗәгать итү илебезнең рухи һәм иҗтимагый үсешенә зур  йогынты ясады, милли кыйммәтләр  һәм  кыйблалар формалашуга ярдәм итте. Алар гасырлар буе халыкчан һәм тарихи традицияләрне саклап калуга, җәмгыятьтә әхлак нигезләрен  һәм бердәмлекне ныгытуга үз өлешен кертте.

Бүгенге көндә безнең күпмилләтле республикада христианнар, мөселманнар, яһүдләр һәм башка дин вәкилләре дус һәм тату яшиләр, православие, гадәттәгечә,  әһәмиятле  иҗтимагый роль уйный.

Христианлык нигезенә салынган югары әхлакый принциплар  киләчәктә дә  безнең күпмилләтле һәм күпконфессияле төбәктә тотрыклылыкны саклауга үз өлешен кертер дип ышанам.

Бу бәйрәм көнендә барыгызга да ихлас күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, игелекле эшләрдә уңышлар, иң якты өметләрнең, теләкләрнең тормышка ашуын телим.

  

Татарстан Республикасы

Мәдәният министры                                                                                                  И.Х.Әюпова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International