VIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале өр-яңа мәдәни проект башлап җибәрде. Ул - «Йолдызлы кулъязма» киномузее. Аны оештыруда «Remember» Казан скульптура күчермәләре студиясе ярдәм итәргә ризалашты. Фестиваль буеннан-буена Казан кинофестивалендә катнашкан кино эшлеклеләренең кул күчерелмәләре алыначак һәм автографлары белән бергә «МИР» кинотеатрына куелачак. VIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале дирекциясе Татарстан Милли музеенда журналистлар өчен матбугат конференциясе үткәрде һәм кул күчерелмәсен алу буенча мастер-класс күрсәтелде. Беренчеләрдән булып «Татаркино» дәүләт учреждениесе генераль директоры Владимир Батраковның кул күчерелмәсе һәм имзасы алынды.