Кәрим Тинчурин исемендәге VI Республика театр фестиваленә әзерлек бара

2012 елның 17 августы, җомга

15 сентябрьдән 21 сентябрьгә кадәр К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында милли классик драматургия буенча VI Республика театр фестивале үтәчәк. Фестиваль Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышлана. Программага милли драматургия буенча куелган иң яхшы спектакльләр кертелгән. Фестивальдә Татарстанның, Башкортстанның һәм Оренбург өлкәсенең театр коллективлары катнаша.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International