9 июньдә Ташкентның «Central Park» мәдәният һәм ял паркында Үзбәкстандагы актив инвестицияләр һәм социаль үсеш елына багышланган «Сабантуй-2019» татар халык бәйрәме узды.
Тантанада Узбәкстан Республикасының рәсми органнары вәкилләре, Татарстан Республикасы делегациясе, Ташкентта аккредитация узган дипломат корпусы, республиканың милли-мәдәни үзәкләре активистлары, иҗади интеллигенция, ватандашлар һәм яшьләр катнашты.
Кунаклар алдында сәламләү сүзе белән Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм дустанә элемтәләр комитеты рәисе Корбанов Р.Д., Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Әхмәтшин Р.К., Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Тюрденев В.Л., Үзбәкстандагы «Россотрудничество» вәкиллеге җитәкчесе Шулика В.Н., Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле Шакиров Р.А., Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-мәгариф үзәге рәисе Нәбиуллин Р.Х., Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-мәгариф үзәгенең Аксакаллар советы рәисе Гыйниятуллин Р.А. чыгыш ясады.
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Әхмәтшин Р.К. Ташкент шәһәрендәге Сабантуйны оештыручылар һәм анда катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның сәламләү хатын укыды, шулай ук Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-мәгариф үзәге активистларына «Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу истәлегенә» медальләрен тапшырды.
Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, Үзбәкстанда биредә яшәүче халыкларның теленә, мәдәниятенә, гореф-гадәтләрен һәм традицияләренә ихтирамлы мөнәсәбәт тәэмин ителә, аларның үсеше өчен уңай шартлар булдырыла, милли рухи һәм мәдәни ихтыяҗларын тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудырыла.
Бәйрәм концертында Казаннан кунаклар - Татарстан Республикасының атказанган артистлары, «Зө-Ләй-Лә» вокаль дуэты Ләйсән Закирова һәм Ләйсән Мөхәммәтшина катнашты. Тамашачылар алдында Үзбәкстанда популяр булган татар җырларын башкаручылар һәм бию коллективлары да чыгыш ясады.
Барлык теләүчеләр дә көрәш, гер күтәрү, армрестлинг, аркан тарту, әтәчкә менү, төрлечә йөгерү, салам капчык белән сугышу, күз бәйләп чүлмәк вату һ.б. ярышларда үз көчләрен сынап карады. Чарада беренче тапкыр байдарка ярышлары (RowingCHALLENGE), шулай ук спорт мотоцикллары күргәзмәсе булды. Паркта татар милли ашларының күргәзмә-ярминкәсе дә оештырылган иде.
Ташкентта Сабантуй ел саен Үзбәкстанның төрле почмакларыннан дистәләрчә мең тамашачыны, шулай ук дөньяның башка илләреннән һәм күрше республикалардан кунаклар җыя һәм бүгенге көндә чит илләрдә үткәрелә торган иң масштаблы Сабантуй булып санала, быел бәйрәм үзенә 40 меңнән артык кеше кабул итте.