Бүген республикада Рус теле көненә һәм Александр Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары уза. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бөек рус шагыйре Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Рус теле көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада катнашты.
Чәчәкләр салу тантанасы Казан опера театрының кояшлы ягында урнашкан Александр Пушкин һәйкәле янында узды. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы депутатлары, милли-мәдәни автономияләр, иҗат һәм фәнни интеллигенция вәкилләре, язучылар, педагоглар, галимнәр һәм студентлар катнашты.
Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында дәвам итте.
Фәрит Мөхәммәтшин, җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, рус теленең дөньяда иң киң таралган телләрнең берсе булуын билгеләп үтте. Миллионлаган кеше рус телендә сөйләшә, аны аңлый, милләтара аралашу өчен сайлый.
Бәйрәмгә җыелучыларны республика җитәкчелеге исеменнән котлап, Парламент рәисе күпмилләтле республика өчен Рус теле көненең әһәмиятен ассызыклады. «Рус теле безнең өчен - гомумдәүләт теле, рухиятебезне һәм илебезнең бай мәдәниятен саклаучы милләтара аралашу теле. Тел - халык күңеле, җәмгыятьнең рухи-әхлакый сәламәтлеге индикаторы. Ул - халыкның мәдәни казанышларын һәм заманча белемнәренең тулылыгын чагылдыручы тере организм».
Фәрит Мөхәммәтшин Александр Пушкинның рус һәм дөнья әдәбиятындагы, заманча рус телен үстерүдәге әһәмиятле ролен билгеләп үтте. «Бүген күпләр “русча сөйләшү”не Пушкин телендә сөйләшү дип кабул итә, - дип билгеләп үтте ул. - Аның үлмәс иҗат җимешләре төрле яшьтәге, милләт һәм диндәге кешеләрне берләштерә, дөньяның йөзләрчә теленә тәрҗемә ителә. Замандашлар Пушкинны "рус шигърияте кояшы" дип атаганнар. Аның шигъри нормалары күпләр өчен эталон булып тора. Аларга таянып иҗат иткән шагыйрь, әдәбиятчы, фикер ияләренең берничә буыны тәрбияләнгән... Габдулла Тукай күп тапкырлар Пушкинны үзенең остазы дип атаган. Бөек рус шагыйренең иҗатын өйрәнүчеләр һәм аңа таянучылар арасында татар мәдәниятенең башка классиклары да бар: Галимҗан Ибраһимов, Әмирхан Еники һ.б. бик күпләр иҗат иткән».
Республика парламенты җитәкчесе фикеренчә, әдәби телне белү кешеләрне баета. «Безнең уртак бурыч – күпмилләтле Россиянең уникальлеген һәм уңай үсешен саклап калу өчен шартлар тудыру, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Балаларга белем бирүдә коммуникация культурасын, этикетны, җәмгыятьтә үз-үзләрен тоту, тәрбиянең база аспектларын кире кайтарырга кирәк. Бүгенге бәйрәм, һичшиксез, сөйләм, уй-фикерләр һәм гамәлләр чисталыгы турында да искә төшерә».
Аннан соң Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт бүләкләре тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр Ф. З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте укытучысы Рәисә Равил кызы Кашаповага һәм Казан шәһәре Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексының сугыш һәм хезмәт ветераннарының «Полет» халык хоры хормейстеры Татьяна Николаевна Шмелевага бирелде.
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 119 нчы урта гомуми белем мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Михайловна Жуковец лаек булды.
Рәсем сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исеменә рәссам, «Россия Рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗат оешмасының төбәк бүлеге әгъзасы Виталий Валерьевич Скобеев лаек булды.
Чара зур бәйрәм концерты белән тәмамланды.