Татарстанның барлык дәүләт музейларына керү мәктәп балалары өчен түләүсез булачак

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Бу турыдагы боерыкны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова имзалады. Агымдагы елның  1 июненнән балаларга дәүләт музейларына керү өчен билет соралмый.

"Музей балаларга якынрак булырга  тиеш. Белем белән кызыксыну  мәдәни һәм тарихи кыйммәтләр аша тәрбияләнә ала", - дип шәрехләде Ирада Әюпова бу яңалыкны. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International