Казан Бөтенроссия Театраль марафон эстафетасын кабул итте

2019 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Барлык катнашучы төбәкләр герблары  төшерелгән алтын сын Марий-Эл Республикасыннан безнең республикага күчте. Россиядә Театр елы символын тапшыру тантанасы К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә узды. Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Марий-Эл республикасының Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры урынбасары Михаил Матвеев катнашты.

Фотога сылтама: https://yadi.sk/d/dKp6jnLPu_y8zw 

«Бүген Театраль марафон кысаларында Тинчурин театры сәхнәсендә якташыбыз Зөлфәт Хәкимнең спектакле тәкъдим ителәчәк. Безнең драматургларның башка төбәкләрдәге милли театрлар өчен дә актуаль булуы бик мөһим. 3 май көнне безнең Чаллы драма театры Удмуртиядә Ижау драма театры мәйданында чыгыш ясаячак. Театр елы символы безнең җирдә нибары ике көн торачак, Россия Федерациясенең 85 төбәге аша үтәчәк, ләкин бүген бу залда утыручылар, бу вакыйга турында репортаж караячак барлык тамашачылар хәтерендә Театр символы турында истәлек калачак. Бу театр бергәлегенең бердәмлеген һәм бөтен илебезнең бердәмлеген раслый», -  дип ассызыклады Ирада Әюпова.

         Марий-Эл Республикасының Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре буенча министры урынбасары Михаил Матвеев Театраль марафон эстафетасын һәм статуэткасын мондый сүзләр белән тапшырды: «Бүген минем өчен мактаулы һәм җаваплы миссия - Театраль марафон символын безнең яраткан күршеләребезгә тапшыру. Бу символ инде ярты ил территориясен  узды, йөзгә якын спектакль күрсәтелде. Бүген бу сәхнәдә М.Шкетан исемендәге Мари драма театры куелышында балаларга әкият тәкъдим ителде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, безнең М. Шкетан исемендәге Мари милли театры һәм Мари яшь тамашачы театры Казан театрлары белән дуслар. Алар безгә килә, без сезгә даими барып торабыз. Минем уйлавымча, тормышыбыз тагын да матурлана бара, һәм спектакльләр  аша без  халыкларны беләбез, үзебезнең  яхшы күршеләр булуыбызны раслыйбыз. Безнең халыклар гасырлар буе дус булып яши, без инде дистә еллар дәвамында  театрлар белән дустанә мөнәсәбәттә торабыз. Мин күршеләребезгә эстафетаны һәм Театраль  марафон символын бик теләп тапшырам!».

Бөтенроссия Театраль марафон кысаларында К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә М. Шкетан исемендәге Мари милли драма театры гастрольләре уза. 1 майда Казан тамашачысына «Богатырь из теста» музыкаль әкияте һәм «Ӱжында? Вызывали?» комедиясе күрсәтеләчәк, ә 2 майда «Салика» комедиясе уйналачак.

Марафон Ижауда дәвам итәчәк, анда Чаллы дәүләт татар драма театры чыгыш ясаячак.

Белешмә өчен: Бөтенроссия Театраль марафон - Театр елының иң зур вакыйгасы, анда Россиянең барлык 85 регионы да катнаша. Ул гыйнварда Владивостокта старт алды, ә ел азагында илнең иң көнбатыш өлешендә — Калининградта төгәлләнәчәк.

 Марафон театраль эстафета форматында уза: региональ театрлар чираттагы төбәккә гастрольләр белән килеп, аңа Театр елы символын тапшыра. Спектакльләрдән тыш, һәр төбәктә театр тарихына багышланган мобиль фотокүргәзмәләр оештырыла, ә әйдәп баручы актерлар һәм режиссерлар мастер-класслар һәм иҗади очрашулар уздыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International