Казанда XV халыкара мөселман киносы фестивале ачылды

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан башкаласында XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале башланды. Юбилей кинофестивальне ачу тантанасы 24 апрель көнне Г. Камал исемендәге  Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә узды. Бәйрәм чарасы, гадәттәгечә, кызыл келәмнән Россия һәм чит ил кинематографы йолдызлары узудан башланды.

Казан мөселман киносы фестивален ачу тантанасын театр һәм кино актрисасы, РФ халык артисты Юлия Рутберг һәм Г. Камал театры актеры, ТР халык артисты Искәндәр Хәйруллин алып барды. Тантана театр сәхнәсенә Казан кинофестиваленең бүләкләрен чыгарудан башланды. Аннары Татарстан Президенты исеменнән кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» советы рәисе Васил Шәйхразиев сәламләде. Ул Казан кинофестивале катнашучыларының географиясен елдан-ел киңәюен билгеләп үтте. «Бу лаеклы чара, һәм без мондый фестивальләрне оештыра һәм үткәрә алу  мөмкинлеге  булуына шат», - диде ул.

Васил Шәйхразиев искәрткәнчә, быел кино бәйрәмен Татарстан башкаласында «KazanSummit-2019» үткәрү чорында оештыру турында карар кабул ителгән иде. «Бизнес һәм мәдәниятнең янәшә булуы  безнең өчен актуаль кебек тоела, бигрәк тә бүген, мәдәниятне финансларга ихтыяҗ булган  чорда. Бу беренче тәҗрибә уңай нәтиҗәләр бирер, дип ышанабыз»,-диде  ТР Премьер-министры урынбасары.

Кичә Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипованың ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән бергә чыгыш ясавы  белән дәвам итте. Тамашачылар аларның «Этно» вокаль-хореография композициясен җылы кабул итте.

Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте  рәисе, Казан халыкара мөселман киносы фестивале президенты мөфти Равил Гайнетдин исеменнән тантанада катнашучыларны Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте  рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов сәламләде. «Әлеге кинофестиваль юкка гына нәкъ менә Казанда барлыкка килмәгән. Безнең төрле дин, милләт вәкилләре арасында аңлашып, дус яшәүнең күпгасырлык  бай тәҗрибәсе бар, һәм без моның  белән горурланабыз. Шуны да билгеләп үтәсе килә, мондый фестиваль ислам дөньясында бердәнбер, уникаль. Без аңа төрле илләрдән күпсанлы делегацияләр килүе белән горурланабыз. «Мәдәниятләр диалогыннан - диалог культурасына» фестивале шигаре асылда бик мөһим мәгънәгә ия», - дип билгеләп үтте Рушан Аббясов. 

Бу кичтә Камал театрына җыелган тамашачыларның бөтен дөньяга танылган пианист, Микалоюсның оныкчыгы Чюрленис – Рокас Зубовас башкаруында «Ноктюрн Чюрлениса» инструменталь композициясен ишетү мөмкинлеге булды. Казан халыкара мөселман кинофестивалендә «Письма Софии» фильмы күрсәтеләчәк, анда пианист продюсер һәм актер ролендә чыгыш ясаган.

«Казан кинофестивале кысаларында Литва мәдәниятен тәкъдим итү зур дәрәҗә оештырылган, - дип фикерләре белән уртаклашты Рокас Зубовас. - Нәкъ менә Казанда Литва җырларының беренче китаплары басылып чыккан. Ул вакытта литва теле Россиядә тыелган иде, һәм бары тик Казан гына Литва халкына ярдәм кулын сузды».

Аннары сәхнәгә Төркиянең популяр «Великолепный век» сериалында уйнаган Сәлим Байрактар чакырылды. «Киләчәктә сез шулай ук төрек телендәге фильмнар карарсыз, ә безнең иҗади элемтәләребез ныгыр гына дип ышанам», - дип теләде ул.

Кичә ТР Дәүләт камера хоры чыгышы белән дәвам итте, ул «Умырзая»  вокаль композициясен башкарды. Шул ук вакытта тамашачылар экранда «Имам Абу Иса Мухаммад Термизий» дигән фильм кадрларын күрә алдылар. Әлеге фильмның режиссеры Абдулхалил Мигнаров бу номерны дулкынланып карады: «Мин бу фильмны өч ел эшләдем. Катлаулы булды. Әмма бөек фикер иясе турында картинаны ясау - минем өчен зур дәрәҗә.  Мин фестивальгә чакырганнары өчен рәхмәтемне белдерәм », - дип белдерде ул.

РФ халык артисты Лариса Удовиченко сәхнәгә Казан дизайнерының затлы күлмәген киеп чыкты. Ул үзенең поездга ашыгып, күлмәген онытып калдыруын әйтте. Яңа күлмәкне ул туй киеменә охшаткан  һәм бүгенге  фестивальдә, бәлки үз тормышым иптәшемне  табармын, мәсәлән, «Великолепный век» сериалы актеры Сәлим Байрактарны, дип шаяртты.  Актриса фестивальнең конкурс картиналары кызыксындыруын  һәм фильмнарның барысын да карарга теләге барлыгын белдерде. «Иртәгә китүем кызганыч», - диде ул.

Давид Самойловның «Хочется мирного неба» шигырен укыганнан соң, Лариса Удовиченко  сәхнәдән төшәргә  юнәлде. Шулвакыт аның шаяртуын ишеткән Сәлим Байрактар аның янына сәхнәгә менде. Төрек актеры Лариса Удовиченко алдында тезләнеп, аның кулын үпте, һәм көчле  алкышлар астында аны тамашачылар залына озатты.

Бәйрәм кунакларын «Россия - ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары, сенатор, сәяси фәннәр докторы Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. «Кино - универсаль аралашу чарасы булган өлкә, ул һәркемгә аңлаешлы һәм тәрҗемә итүне таләп итми», - дип билгеләп үтте ул. Аның чыгышыннан соң экранда Татарстанда төшерелгән «Зөләйха күзләрен ача» дигән күпсерияле фильмның кайбер эксклюзив кадрлары күрсәтелде.

60нчы дистә буын вәкилләренә багышланган «Вот и все. Смежили очи гении»  дип аталган шигырьне Юлия Рутберг укыды.

Казан кинофестивалендә төрле елларда катнашкан жюри рәисләре исеменнән кунакларны Төркмәнстан кинорежиссеры Ходжакули Нарлиев сәламләде. Ул Татарстан җитәкчелегенә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына, «Татаркино» җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Аларга рәхмәт белдерәм. Алар бүген бик мөһим һәм кирәкле эш башкара», - дип ассызыклады ул.

Тантана финалында сәхнәгә XV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри әгъзалары чакырылган иде. Аларга традиция буенча истәлекле баш киемнәре – түбәтәйләр тапшырылды. «Фестиваль эшендә катнашу минем өчен зур дәрәҗә. 15 ел – аз вакыт түгел,  фестиваль «аякка басты», дип саныйм»,- диде Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри рәисе, казах режиссеры Серик Апрымов. Соңыннан ул Казан фестиваленә  «А» класслы чарага әйләнүен теләде.

Ачылу тантанасы фестиваль гимнын башкару  белән тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, Казан халыкара мөселман киносы фестивале 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

***

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Фестиваль эшенең беренче көнендә Казан халыкара мөселман кинофестиваленең матбугат үзәгендә ("Ривьера", 2 кат) шулай ук жюри рәисе Серик Апрымов, сайлап алу комиссиясе рәисе Сергей Лаврентьев һәм фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова катнашында матбугат конференциясе узды. «Казан кинофестиваленең үткәрелүе  - Татарстанда, ниһаять, чын кинематографның үсә башлавына  төп сәбәп», - дип белдерде Сергей Лаврентьев матбугат чарасында.

«Алмаз Синема Порт» кинотеатрында режиссер Борис Грачевский белән очрашу булды, биредә «Ералаш» киножурналы тәкъдир ителде.

Моннан тыш, «Мир» һәм  «Алмаз Синема Порт» кинотеатрларында конкурс һәм конкурстан тыш программалар фильмнары күрсәтелде. Әйтик, «Мир»  кинотеатрында Тунис киносы көннәре ачылды, ә «Ривьера»да төрле елларда Казан кинофестивалендә җиңгән фильмнарның ретроспективасы узды.

Барлык чаралардан репортажларны  фестивальнең рәсми сайтында табарга мөмкин,  һәр материалга (аста) фото һәм видеога сылтамалар беркетелгән.

***

Барлык сораулар буенча да кинофестивальнең матбугат хезмәте вәкилләренә мөрәҗәгать итегез:

Руслан Шиһабетдинов 8 927 2400017, shigabetdinov.pr@gmail.com

Регина Шиһабетдинова (гомуми сораулар) 8 937 2981220

Лиана Абзалова (аккредитация мәсьәләләре) 8 937 2850121

Эвелина Галимуллина (эфирлар һәм интервьюлар оештыру) 8 904 6656223

Гөлназ Галиева (матбугат үзәге администраторы) 8 917 264434.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International