XV Казан кинофестивален ачу тантанасында йолдызлар келәменнән Сәлим Байрактар, Лариса Удовиченко, Борис Грачевский һәм Юлия Рутберг узачак

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Бүген, 24 апрельдә, Казанда XV Халыкара мөселман киносы фестивале ачыла. Ачылу тантанасы 19.00 сәгатьтә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында башлана. Театр каршындагы мәйданда 18.00 сәгатьтә кызыл келәм буенча кино йолдызлары уза башлый. Алар арасында актерлар Сәлим Байрактар ("Великолепный век"), Юлия Рутберг, Лариса Удовиченко, Алексей Петрухин, режиссерлар Борис Грачевский, Николай Досталь, Ходжакули Нарлиев һәм башкалар бар. Ачылыш тантанасына массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре аккредитация бейджлары буенча керәчәк.

Фестиваль чаралары 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, төп мәйданчыклар - «Ривьера» (Ф. Әмирхан, 1Б) һәм «Мир» (Достоевский, 30) кинотеатрлары, эшлекле мәйданчыклар – «Kazan Expo» күргәзмә үзәге һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы.

***

Хөрмәтле журналистлар!

Аккредитация бейджлары һәм пресс-пакетларны 24 апрельдә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр фестивальнең матбугат үзәгендә («Ривьера» кунакханәсе, 2 кат) яки Г. Камал театрындагы ачылыш тантанасында ала аласыз (24 апрель көнне 18.00 дән 19.00 гә кадәр). Кинофестивальне үткәрү чорында аккредитацияләнгән журналистлар заявкада күрсәтелгән электрон почтага көн саен мәгълүмат, Telegram (кесә телефоны аша кушылу – https://t.me/kazanfilmfest) һәм WhatsApp мессенджерлары аша кинофестивальнең матбугат хезмәте хәбәрләрен алалар.

Фестиваль чараларыннан барлык материаллар оператив рәвештә рәсми сайтта урын алачак http://kazan-mfmk.com/

***

24 апрельгә (чәршәмбе) XV Казан кинофестиваленең чаралар планы:

10.00, «Мир» кинотеатры - Тунис киносы көннәрен ачу. Фильмнар күрсәтү

12.00, «Алмаз Синема Порт» кинотеатры («Ривьера»), 1 нче зал - режиссер Борис Грачевский белән иҗади очрашу, "Ералаш" җыентыгын күрсәтү

13.00, кинофестивальнең матбугат үзәге («Ривьера» кунакханәсе, 2 кат) – фестивальне ачуга багышланган матбугат конференциясе. Катнашучылар:

- фестивальнең жюри рәисе, Казахстан режиссеры, сценарист, актер һәм продюсер Серик Апрымов;

- сайлап алу комиссиясе рәисе һәм XV Казан халыкара мөселман кинофестиваленең программа директоры, кино белгече Сергей Лаврентьев;

- XV Казан халыкара мөселман кинофестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова.

13.30, «Алмаз Синема Порт» кинотеатры («Ривьера»), 1-3нче заллар - «Кинофестивальнең җиңүче фильмнары ретроспективасы» программасын ачу, В. Глаголеваның «Одна война», Ю. Фетингның «Бибинур», А.Остойичның «Путь Халимы», С.Шер-Ниязның «Курманджан Датка», А. Ержановның «Ласковое безразличие мира»  картиналарын күрсәтү һ. б.

18.00, Г. Камал театры каршындагы мәйдан - XV Казан халыкара мөселман кинофестиваленең  йолдызлы келәме

19.00, Г. Камал театры  - XV Казан халыкара мөселман кинофестивален ачу тантанасы

19.00, «Алмаз Синема Порт» кинотеатры («Ривьера»), 2 нче зал - «Имам Абу Иса Мухаммад Термизий" фильмын күрсәтү. Режиссер Габделхалил Мигнаров белән иҗади очрашу)

Игътибар! Элегрәк кайбер чыганаклардан хәбәр ителгән   Карен Шахназаров һәм Рөстәм Ибраһимбәков белән очрашулар үткәрелмәячәк.

***

Мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан алып үткәрелә. Фестиваль программасына толерантлык, тынычлык һәм гаделлек идеяләренә нигезләнгән (авторның нинди дин тотуына карамастан) Россия һәм дөнья кинематографы фильмнары сайлап алына. Форумның девизы – «Мәдәниятләр диалогы аша – диалог  культурасына».

XV халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 2019 елның 24 апреленнән 30 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә, «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән партнерлыкта һәм «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара икътисадый саммиты кысаларында узачак. Фестивальне оештыручылар - ТР Мәдәният министрлыгы, Казан Мэриясе һәм РФ Мөфтиләр советы.

Юбилей фестиваленең шорт-битенә дөньяның төрле илләреннән 55 картина: «тулы метражлы уен фильмы», «тулы метражлы документаль фильм», «кыска метражлы уен фильмы», «кыска метражлы документаль фильм», шулай ук «Милли конкурс»номинацияләрендә 10 фильм керде.

Жюри рәисе - Казахстан режиссеры, сценарист, актер һәм продюсер, «Ника» Россия кинематография сәнгате академиясе академигы Серик Апрымов. Жюри составына шулай ук сценарист, кино тәнкыйтьчесе һәм режиссер Зохра Замани (Иран), сценарист, продюсер һәм режиссер Йован Маркович (Сербия), кино белгече Хонг Санг Ву (Көньяк Корея), кинопродюсер, режиссер, «Религия сегодня» Халыкара кинофестивале директоры Андреа Морген (Италия), язучы, кинопродюсер, Соня Вестерхольд (Дания), режиссер, сценарист Мәхмәд Вахадыр (Төркия), кинорежиссер, сценарист, актер, кино тәнкыйтьчесе Сәид Хәсән Арафа (Мисыр), режиссер, кино тәнкыйтьчесе, сценарист Джевдет Тизлик (Босния һәм Герцеговина) кергән. 2019 елгы фестивальнең судьялар коллегиясендә бердәнбер Россия  вәкиле – кино белгече, «Россия» телеканалының документаль фильмнары авторы, Россия Федерациясенең Кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясе әгъзасы Эвелина Гурецкая.

Кинофестивальгә Николай Досталь, Алексей Петрухин, Андрей Мерзликин, Селим Байрактар, Борис Грачевский, Олег Тактаров, Ходжакули Нарлиев, Мая Гозель Аймедова, Лариса Удовиченко, Светлана Немоляева, Юлия Рутберг һәм Россия һәм чит ил кинематографының башка танылган эшлеклеләре киләчәк. Традицион рәвештә фестиваль кысаларында кинематография белгечләре белән иҗади очрашулар һәм мастер-класслар, кино сәнгатенең актуаль мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләр, матбугат конференцияләре уздырылачак. Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында фестиваль тарихының төп этапларын чагылдырган фотокүргәзмә ачыла.

***

Барлык сораулар буенча да кинофестивальнең матбугат хезмәте вәкилләренә мөрәҗәгать итегез:

Руслан Шиһабетдинов (җитәкчесе) 8 927 2400017, shigabetdinov.pr@gmail.com

Регина Шиһабетдинова (гомуми сораулар) 8 937 2981220

Лиана Абзалова (аккредитация мәсьәләләре) 8 937 2850121

Эвелина Галимуллина (эфирлар һәм интервьюларны оештыру) 8 904 6656223

Гөлназ Галиева (матбугат үзәге администраторы) 8 917 264434.

Без сезне XV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең юбилей чараларында көтеп калабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International