Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров Уфада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачтылар

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфага эш сәфәре кысаларында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасында катнашты. Тантанада тагын Башкортостан Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Габдулла Тукай – Татарстан өчен генә түгел, бөтен төрки халыклар өчен дә күренекле иҗади шәхес. «Уфаның бу матур җирендә татар театры белән янәшә Габдулла Тукайга һәйкәл пәйда булды. Мин Башкортостан җитәкчелегенә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ышанам, без киләчәктә дә бергәләп мондый шатлыклы чараларда катнашырбыз. Башкортостанга уңышлар һәм чәчәк атуын телим!» - диде Татарстан Президенты.  

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Габдулла Тукайга һәйкәл ачу – ике тугандаш республика өчен мөһим вакыйга. «Безнең хәзер татар һәм башкорт халкы дуслыгының яңа символы бар», - диде Башкортостан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. 

Ул билгеләп үткәнчә, бөек татар шагыйренең гомере Башкортостан белән бәйле булган: «Ул башкорт риваятьләрен һәм җырларын яраткан, ә ике бөек шагыйрь Габдулла Тукай белән Мәҗит Гафуриның дуслыгы – ике кардәш халыкны тагын да якынайткан ». 

Татар шагыйренә бронза һәйкәл «Нур» Уфа дәүләт татар театры каршындагы мәйданда куелган. Монументны Мәскәүдә койганнар, биеклеге нигезе белән бергә 8 метрдан артып китә. Авторы – Башкортостан Республикасының билгеле скульпторы Владимир Дворник. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International