Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов Чаллының мәдәният хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Автошәһәрнең мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

«Энергетик» мәдәният сараенда мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Бу бәйрәмне Чаллының  мең ярымнан артык кешесе билгеләп үтә: актерлар һәм шагыйрьләр, язучылар һәм рәссамнар, музей хезмәткәрләре һәм иҗат коллективлары җитәкчеләре, сәнгать студияләре  һәм мәктәбе укытучылары.

Бу көнне тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды. Автошәһәрнең мәдәният эшлеклеләренә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм шәһәр мэрының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, «Мәдәнияттәге казанышлары өчен»  күкрәк билгеләре бирелде.

Чаллы мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов котлады.

Кунаклар өчен Чаллы иҗат коллективлары һәм башкаручылары чыгыш ясады. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрнең 15 иҗат коллективы «Халык үзешчән коллективы» дигән исем йөртә. «Болгар» бию театры, Игорь Лерманның камера оркестры, рус һәм татар драма театры, курчак театры казанышлары турында  шәһәрдән читтә дә яхшы билгеле.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International