Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре игътибарына!

2019 елның 29 марты, җомга

 

1 апрельдә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Татарстанның музей язы – 2019»  VI республика акциясенә багышланган матбугат конференциясе узачак.

2019 ел, 29 март, җомга

Хөрмәтле журналистлар!

1 апрельдә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Татарстанның музей язы – 2019» VI республика акциясенә (1-7 апрель) багышланган матбугат конференциясе узачак.

«Татарстанның музей язы – 2019» акциясендә дәүләт, муниципаль музейлар, шулай ук гомуми белем бирү һәм урта махсус учреждениеләр музейлары, балалар иҗат йортлары музейлары, Татарстан Республикасының ведомство һәм шәхси музейлары катнашачак. Атна дәвамында республика музейлары махсус программалар тәкъдим итәчәк: иҗади очрашулар, фәнни-белем бирү һәм мәдәни-белем бирү чаралары, балалар өчен мастер-класслар.

Бүгенге көндә акциядә катнашучыларның гомуми саны - 202 музей һәм аларның филиаллары. Алар арасында 14 дәүләт музее һәм 47 музей-бүлекчә, 48 муниципаль музей һәм 42 музей-филиал, 32 мәктәп музее, 16 ведомство музее, 2 иҗат йорты музее һәм 1 шәхси музей бар.

Быел музей язы ТАССРның 100 еллыгына, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек, WorldSkills Эшче һөнәрләре елына, Россиядәге Театр елына, шулай ук хәзерге заманның башка актуаль темаларына багышланган.

Матбугат конференциясе спикерлары:

  • Натфуллин Дамир Данилович - Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары
  • Нәҗипова Гөлчәчәк Рәхимҗановна - Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры
  • Гыймранова Диләрә Габдлкавиевна - Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее директоры
  • Төхвәтова Гүзәл Фәрдиновна - Г. Тукай әдәби музее директоры

Аккредитация  узу өчен электрон  почта:  pr@tatmuseum.ru 

Хатта массакүләм мәгълүмат чарасы, журналистның исеме, телефон номеры  күрсәтелергә тиеш.

8937771512 Мөхетдинова Руфия Рифгать кызы

89655968878 Нәгыймов Ленар Фәрит улы

Чараны үткәрү урыны: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, ТР Мәдәният министрлыгы (4 кат, конференцзал)

Вакыты: 1 апрель көнне 11.00 сәгатьтә.

Матбугат конференциясендә кирәкле барлык фото- һәм видеоматериаллар тәкъдим ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International