27 март көнне Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Зур сәхнәсендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» – 2019 театраль премиясен тапшыру чарасы булды. Традиция буенча, театраль бүләк җиңүчеләре Халыкара театр көнендә игълан ителде, әмма бу ел тантанасы Россиядәге Театр елы эгидасы астында узды.
Сигезенче ел премиясен алучыларны билгеләгән комиссиягә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова җитәкчелек итте. Комиссия составында шулай ук театр тәнкыйтьчеләре, мәдәният белгечләре, әдәбият белгечләре, журналистлар һәм республиканың җәмәгать эшлеклеләре бар иде.
2019 ел премиясе 12 номинациядә: «Дебют», «Иң яхшы эпизод роле», «Иң яхшы курчак театры актеры», «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле», «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле», «Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль», «Актерлар ансамбле өчен», «Иң яхшы хатын-кыз роле», «Иң яхшы ир-ат роле», «Балалар өчен иң яхшы спектакль» һәм «Ел вакыйгасы» номинацияләрендә бирелде.
Премия комиссиясе рәисе буларак, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова «Ел вакыйгасы» номинациясендә җиңүчеләрне шәхсән үзе игълан итте. Номинациягә барлык дәгъва итүчеләр да отты: «Сөембикә», «Бал.Бесы», «Тормышмы бу?» һәм «Анна Каренина» спектакльләре.
«Утырыш кысаларында «Ел вакыйгасы» спектакле турында фикер алышканда, без тәкъдим ителгән 4 номинанттан берсен дә бүлеп карый алмадык. Мөгаен, бу очраклы түгел, чөнки премиянең төп максатларының берсе – тормышыбызда театр вакыйгаларының күбрәк булуы», - диде. Министр шулай ук республикадагы театр тормышының күптөрлелеген, соңгы елларда Татарстанда дәүләтнеке булмаган театр труппалары барлыкка килүен ассызыклады.
И. Әюпова сүзләренә караганда, илдә игълан ителгән Театр елы уңаеннан «Тантана» комиссиясе премияне үзгәртү буенча мөһим карар кабул иткән: «Премия иң элек конкрет артистларның театраль осталыгын бүләкләүгә юнәлтелгән иде, киләсе елдан без барыбер «Ел вакыйгасы» номинациясеннән баш тартачакбыз. Төрле спектакльләрне чагыштыру һәм карар кабул итү бик авыр булды. Киләчәктә без конкрет кешенең хезмәт уңышларына басым ясаячакбыз: бүгенге көндә бездә стенограф, грим, костюмер хезмәте колачланмый калды, гәрчә, бу бик сирәк һөнәрләр булса да. Без аларның да эшләрен күреп, бүләкләп һәм вакытында «рәхмәт» әйтүне мөһим дип саныйбыз», диде министр.
«НАМУС ҺӘМ ТУГРЫЛЫК» НОМИНАЦИЯСЕ
Гәрәева Наилә Хәким кызы
(Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры)
«ДЕБЮТ» НОМИНАЦИЯСЕ
Ильясова Язилә
(С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры)
Куаныч (Салкын Кын апасы) - «Салкын Кын» (реж. Сергей Потапов)
Закирова Ләйсән
(Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры)
Әхмәдулла - «Кәҗүл читек» (реж. Ренат Әюпов)
«ИҢ ЯХШЫ ЭПИЗОД РОЛЕ» НОМИНАЦИЯСЕ
Мөхәммәтҗанов Фәннур
(Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры)
Галиәкбәр - «Тормышмы бу?..» (реж. Айдар Җаббаров)
«ИҢ ЯХШЫ КУРЧАК ТЕАТРЫ АКТЕРЫ » НОМИНАЦИЯСЕ
Митрофанов Егор
(Чаллы дәүләт курчак театры)
«Горебогатырь Косометович» (реж. Илгиз Зәйниев), «Царевна лягушка» (реж. Лилия Шахова) спектакльләрендәге рольләр
«ИКЕНЧЕ ПЛАНДАГЫ ИҢ ЯХШЫ ХАТЫН-КЫЗ РОЛЕ» НОМИНАЦИЯСЕ
Хәбибуллина Ләйсән
(А. В. Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры)
«ИКЕНЧЕ ПЛАНДАГЫ ИҢ ЯХШЫ ИР-АТ РОЛЕ» НОМИНАЦИЯСЕ
Солтанов Илфир
(Буа дәүләт драма театры)
Машина йөртүче, Әлбир карты, Мулла - «Абага» (реж. Егор Чернышов)
«МУЗЫКАЛЬ СПЕКТАКЛЬДӘ ИҢ ЯХШЫ РОЛЬ» НОМИНАЦИЯСЕ
Гатина Гөлнора
(М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры)
Сөембикә - «Сөембикә» (комп. Резедә Әхиярова; реж. Юрий Александров)
«АКТЕРЛАР АНСАМБЛЕ ӨЧЕН» НОМИНАЦИЯСЕ
«Ночь перед Рождеством»
(реж. Владимир Бирюков)
«Әкият» Татар дәүләт курчак театры
«ИҢ ЯХШЫ ХАТЫН-КЫЗ РОЛЕ» НОМИНАЦИЯСЕ
Фәйзуллина Раушания
(Әлмәт татар дәүләт драма театры)
Энни Уилкес - «Lady Газраил» (реж. Илшат Мөхетдинов)
«ИҢ ЯХШЫ ИР-АТ РОЛЕ» НОМИНАЦИЯСЕ
Хәйруллин Искәндәр
(Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры)
Хәлим - «Тормышмы бу?..» (реж. Айдар Җаббаров)
«БАЛАЛАР ӨЧЕН ИҢ ЯХШЫ СПЕКТАКЛЬ» НОМИНАЦИЯСЕ
«Бәхет кошы»
(реж. Рамил Фазлыев)
Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры
«ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ» НОМИНАЦИЯСЕ
«Сөембикә» операсы
(комп. Резедә Әхиярова; реж. Юрий Александров)
М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры
«Бал. Бесы»
(реж.Туфан Имаметдинов)
Казан дәүләт яшь тамашачы театры
«Тормышмы бу?..»
(реж. Айдар Җаббаров)
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
«Анна Каренина»
(реж. Диана Сәфәрова)
«Живой город» Хәзерге заман сәнгатенә ярдәм итү фонды
«Тантана» кысаларында шулай ук Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды, «Сәхнә» журналы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус бүләкләр тапшырылды.
«Тантана» профессиональ премиясе театр сәнгате өлкәсендә киң җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алган иҗади казанышлар өчен 50 мең сум күләмендә бирелә. Премиядә катнашучылар – ТР дәүләт, муниципаль һәм шәхси профессиональ театрлар. 2019 елда премиянең оештыру комитетына 23 театрдан 56 гариза кергән булган.
фотоларга сылтама https://cloud.mail.ru/public/8eq1/VFL2X2c24
зур фотоларга сылтама https://cloud.mail.ru/public/EFTS/xJNzeKA3x