13 мартта L'arte del arco VII Халыкара фестивале ачыла

2019 елның 12 марты, сишәмбе

13 мартта Казанда рәсми рәвештә L'arte del arco VII Халыкара фестивале ачыла. Ул үз эченә алты концерт ала һәм алар  Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада узачак.

«Безнең юбилей сезонында фестивальгә искиткеч музыкантлар килә! Сербиядән скрипкачылар Стефан Миленкович, Польшадан Ирмина Тринкос, Словакиядән Далибор Карвай, Россия альтисты Даниил Гришин, безнең күптәнге дустыбыз – Франциядән виолончелист Марк Дробинский. Фестивальдә шулай ук Александра Саульская, Лада Лабзина, Таминдарова җитәкчелегендәге хор катнашачак», - дип сөйләде La Primavera оркестры Һәм L 'arte del arco фестиваленең сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов.

Фестивальнең беренче көнендә сәхнәгә Казан оркестры белән Ирмина Тринкос һәм Стефан Миленкович чыгачак.

Фестивальнең икенче көнендә музыкантлар Түбән Камада концерт бирәчәк: аларга хәзер Франциядә яшәүче виолончелист Марк Дробинский да кушылачак.

Фестиваль программасы кысаларында заманча композиторларның музыкаль премьералары яңгыраячак. Фестиваль көннәренә чакырылган йолдызлар Казан уку учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр өчен бушлай мастер-класслар бирәчәкләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International