2019 елның маенда Яшьләр проектларына һәм идеяләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Безнең Татарстан» IX Республика яшьләр форумының финалы узачак. Биредә һәр яшь кеше яки команда үз проектын күрсәтә, фикердәшләр таба, иҗтимагый һәм дәүләт ярдәме алырга мөмкин. Форум кысаларында «Ситуацион үзәкләрнең элементлар территориясе» мәйданчыгы формалаштырылган. Мәйдан юнәлешләре:
* ситуацион үзәкләр һәм транспортта мониторинг үзәкләренең элементлары - пилотсыз транспорт чаралары белән идарә итү һәм аларны контрольдә тоту коралы;
* пассажирлар йөртүне оештыру кысаларында ситуацион үзәкләр элементлары;
* сәламәтлек саклау өлкәсендә ситуацион үзәкләр элементлары;
* дәүләт идарәсендә ситуацион үзәкләр элементлары;
* халыкны гадәттән тыш хәлләрдә яклау өчен ситуацион үзәкләр элементлары;
* ситуацион үзәкнең мәгълүмати-аналитик системасы буларак, стратегик карарлар кабул итүгә ярдәм итү системасы;
* предприятиенең җитештерү эшчәнлеге белән идарә итү;
* ягулык-энергетика комплексы хезмәтендә ситуацион үзәкләр элементлары;
* эшчәнлекнең яңа һәм перспективалы өлкәләрендә ситуацион үзәкләр элементлары.
Исегезгә төшерәбез, форумда 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр (35 яшькә кадәрге галимнәр), ТР Югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, ТР балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары катнаша ала.
Теркәлү һәм тулырак мәгълүмат рәсми сайтта: www.forumtatarstan.com
Форумның сигез еллык тарихында 8143 проект тәкъдим ителгән, 134 проект уңышлы тормышка ашырылган, 64се федераль грант конкурсларында җиңүче булган.