Татарстан Республикасы мәдәният министры Мисыр Гарәп Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашты

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Мисыр Гарәп Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ихаб Әхмәд Талаат Наср белән очрашты.

Мәдәният министрлыгына килгән делегация составында тулы вәкаләтле министр, Мисыр Гарәп Республикасының Мәскәүдәге Илчелегенең сәүдә бюросы башлыгы Нассер Хамед, Мисыр Гарәп Республикасының Россиядәге Илчелегенең Икенче секретаре Осман Әхмәт Мәһди бар иде. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова һәм профильле бүлекләр белгечләре катнашты.

Яклар Мәдәният көннәрен уздыру, Мисыр һәм Татарстан театрларының алмаш гастрольләрен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Тагын бер мөһим тема буларак Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре өчен  Мисыр Республикасы Милли китапханәсендә һәм архивында стажировка уздыру, Мисыр белгечләренең борынгы китапларны һәм документларны реставрацияләү, цифрлы форматка күчерү һәм фәнни файдалану өлкәсендәге тәҗрибәсе белән танышу мөмкинлеге бирү мәсьәләсе күтәрелде.

Хәзерге вакытта Татарстан кинематографистлары Шарм-эль-Шейх шәһәрендә уза торган  Азия киносы халыкара фестивалендә (SAFF) катнаша. Кинофорум бу ялларда ачылды. Фестивальнең конкурс программасына Татарстанның ике фильмы – Илдар Ягъфәровның «Байгал» һәм Салават Юзеевның «Кое-что из ее дневника» кинотасмалары кертелгән. Тагын ике кинокартина - Илшат Рәхимбайның «Сложный узор»  киносы һәм «Овертайм» документаль фильмы («КиноМавлид-2018» проекты)  конкурстан тыш программа кысаларында күрсәтелә.

Фестивальнең төрле мәйданчыкларында Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чыгышлары булачак.

2020 ел Россия һәм Мисыр арасында гуманитар хезмәттәшлек елы дип игълан ителгән. Россиядә һәм Мисырда һәрвакыт  бер-берсенең мәдәнияте һәм рухи мирасы белән кызыксыну бар.  "Татарстан белән Мисыр арасында мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек юнәлешләре диапазоны киң һәм төрле: классик сәнгатьтән башлап, заманча перфоманска кадәр", - диде Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова. 

Белешмә өчен: Татарстан белән Мисыр арасында мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек төрле юнәлешләрдә үсә, бигрәк тә кинематография өлкәсендә. Мәсәлән, Мисыр режиссерлары Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә даими катнашып килә. 

2018 елның февралендә Татарстан делегациясе Асуан кинофестивалендә катнашты, анда Казан халыкара мөселман киносы фестивален тәкъдир итү булды. Шул ук елның сентябрендә Мисыр фильмнары безнең фестивальнең төп программасыннан тыш,  параллель булган «Мисыр киносы көннәре» программасында да катнашты. Аның кысаларында Казан тамашачысына яшь режиссерларның картиналары тәкъдим ителде.

Моннан тыш, 2017 елда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында Мисыр рәссамы Мохамед Солтанның «Электрон Фиргавен» күргәзмәсе оештырылган иде, ә «Риваять» төрки этнос һәм һөнәр ансамбле Каир һәм Люксор шәһәрләрендә уздырылган «Диалог барабанов ради Мира!»  Халыкара фестивалендә катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International