6 һәм 7 март көннәрендә Казанда 7нче тапкыр «Кино вакыты» форумы узачак

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Программада түбәндәге секцияләр тәкъдим ителәчәк: «АвторТочкаЯ», «КиноРrofi», «Кино күрсәтүләр» һәм III Кинопроектлар питчингы. 7 мартта III кинопроект питчингы һәм VI ачык республика киносценарийлар конкурсында җиңүчеләр билгеләнәчәк. Форум кысаларындагы чаралар Заманча сәнгать галереясында (Карл Маркс ур., 57) һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында (Пушкин ур., 66/33) узачак. Форум М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында - Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге бинасында (Щапов ур., 37) оештырылачак "The Oscars Shorts" эксклюзив коллекциясенең премьера алды күрсәтелүе белән ябыла.

6 март көнне форум Заманча сәнгать галереясында эшләячәк. Бу көнне юрист, Россия Федерациясенең 2 нче класслы киңәшчесе, Россия Юристлар ассоциациясе әгъзасы Вячеслав Рябков белән авторлык хокукы һәм юридик мәсьәләләр буенча (15.00-17.00), РФ мәдәният министры киңәшчесе Андрей Сорокин белән «Кинематография өлкәсендә дәүләт сәясәте» темасына (17.30 – 19.30) очрашу узачак.

Беренче көн ахырында форум кунакларына питчингларда катнашучы фильмнар программасы тәкъдим ителәчәк (19:30 – 20:30).

7 мартта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында III Кинопроектлар питчингы узачак (10.00 – 13.00).

Шорт-листка барлыгы 15 проект кергән: 10 тулы метражлы һәм 5 кыска метражлы проект. Проектлар дүрт номинациядә бүләкләнәчәк:

- иң яхшы тулы метражлы проект;

- иң яхшы документаль проект;

- иң яхшы кыска метражлы проект;

- "Work-in-progress"номинациясендә иң яхшы проект.

Казанда кинопроектларның III питчингында катнашучыларның Шорт-листы:

  • «Родник Марьям», Сафиуллин Малик (тулы метражлы уен  фильмы)
  • «Ярость», Гаранин Андрей (тулы метражлы уен  фильмы)
  • «Я не приду», Сабитов Булат (тулы метражлы уен  фильмы)
  •  «Новая Шотландия», Иванникова Анна (тулы метражлы уен  фильмы)
  •  «Баня», Николаев Дмитрий (тулы метражлы уен  фильмы)
  • «О, жажда золота», Ишкинин Роман (тулы метражлы уен  фильмы)
  •  «Город Брежнев», Потехин Артем (тулы метражлы уен  фильмы)
  •  «Кахексия», Галимуллина (Кузьмина) Алинә / Романов (Хөснетдинов) Тимур (тулы метражлы уен  фильмы)
  • «Не называй меня Вася», Шакирҗанова Әлфия (тулы метражлы уен  фильмы)
  •  «Дебаркадеры», Мурашова Мария (тулы метражлы документаль фильм)
  •  «Дыши глубже», Хайнуров Рудольф (кыска метражлы уен фильмы)
  •  «Солдатская шапка», Москвин Павел (кыска метражлы уен фильмы)
  •  «Разговор», Какалия Занда (кыска метражлы уен фильмы)
  •  «Звезда», Матросов Алексей (кыска метражлы уен фильмы)
  •  «Чистопольская тетрадь», Нафиков Ришат (кыска метражлы уен фильмы)

         Экспертлар советы составына Россия кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге башкарма директоры Дмитрий Якунин, Россия Федерациясе Мәдәният министры киңәшчесе Андрей Сорокин һәм башкалар керәчәк.

Форум программасы кинодагы Canon мөмкинлекләре турында Евгения Субочеваның мастер-классы белән дәвам итәчәк (13.00 – 14.00).

Шуннан соң III Кинопроектлар питчингына һәм сценарийлар конкурсына йомгак ясала, шулай ук лауреатларны бүләкләү булачак (14.00 – 15.00).

Исегезгә төшерәбез, дебютантларның Бөтенроссия питчингы һәм VI ачык республика сценарийлар конкурсының гомуми приз фонды 2 600 000 сум тәшкил итә.

"Кино вакыты" VII форумы М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында - Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге бинасында (Щапов ур., 37) оештырылачак "The Oscars Shorts" эксклюзив коллекциясенең премьера алды күрсәтелүе белән ябыла.

Форум М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты – Татарстан Театр әһелләре берлегендә "The Oscars Shorts" эксклюзив киноколлекциясе премьерасы белән тәмамланачак. Тамаша 19.00 сәгатьтә башлана.

Барлык фильмнар да үз телләрендә рус субтитрлары белән күрсәтеләчәк. Гомуми хронометраж: 93 минут. Яшь чикләүләре: 12+

Программа:

Silent Child/Молчаливый ребенок

Реж. Chris Овертон, Бөекбритания, 20 мин.

 

Garden Party/Вечеринка в саду

Реж. Габриэль Грэперон, Виктор Кэйр, Франция, 7 мин.

 

Negative Space/Пустое пространство

Реж.Ру Кувахат, Макс Портер, Франция, 6 мин.

 

Revolting Rhymes/Тошнотворные стишки

Реж. Джейкоб Шан, Джен Лахауэр, Бөекбритания, 60 мин.

Форумга теркәлү һәм тулырак программа белән танышу түбәндәге сылтама буенча: https://cinematime.timepad.ru/event/916773/

***

         Форумны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Кино вакыты» кинопроектларга ярдәм итү һәм фестивальләр оештыру дирекциясе оештыра.

***

         «Кино вакыты» VII форумы чараларына журналистлар өчен  аккредитация 89872358855 номеры буенча алып барыла (Ирина Егоренко).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International