Казанда язучы Госман Гомәрнең юбилеен билгеләп үтәләре

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Россиядәге Театр елында ТурСтат аналитика агентлыгы шәһәр халкы һәм туристлар арасында иң яхшы һәм популяр дип саналган театрлары булган Россия шәһәрләре рейтингын төзегән. Анализ театрларга йөреш турындагы мәгълүматлар һәм интернеттагы комментарийлар нигезендә эшләнгән. Нәтиҗәдә, Татарстан башкаласы рейтингта, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Екатеринбургтан соң, 4нче урын алган.

Белгечләр  мәгълүматлары буенча, шәһәр халкы һәм туристлар арасында иң популяр урыннар: М. Җәлил исемендәге  опера һәм балет театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, В. И. Качалов исемендәге Казан Рус Зур драма театры, Казан яшь тамашачы театры, «Әкият» Татар дәүләт курчак театры, Болактагы Яшьләр театры һәм башкалар.

Исегезгә төшерәбез, 2019 ел Россия Федерациясендә Театр елы дип игълан ителгән иде. ТурСтат мәгълүматларына караганда, 2019 елда Россия театрларына йөрү дәрәҗәсе, 2018 елдагы 40 млн. кеше белән чагыштырганда,  7% ка  артып 43 млн. тамашачыга җитәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International