Мәрхүм белән хушлашу иртәгә, 26 февральдә, 10.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Чехов урамы, 53нче йорт адресы буенча оештырыла.
Бакыйлыкка күчкән әдипнең туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Җәүдәт Дәрзаман (Җәүдәт Харис улы Дәрзаманов) 1945 елның 13 октябрендә Татарстан АССРның хәзерге Лениногорск районы Сугышлы авылында колхозчы-крестьян гаиләсендә туган. 1964 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлап, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Шул ук елны Совет Армиясе сафларына алына. Хезмәтен төгәлләп кайтканнан соң, 1967 елдан башлап, ул университетта укуын дәвам иттерә һәм аны 1972 елда тәмамлап чыга. 1971 елдан алып Татарстан радиотапшырулар комитетында редактор булып эшли.
Җәүдәт Дәрзаманның беренче шигырьләре Лениногорск районы газетасында басыла. 1961 елда язучы Җәүдәт Дәрзамановның сүз башы белән «Яшь ленинчы» газетасында шигырьләр циклы басылып чыга, 1964 елда шигырьләре «Җырчы чишмә» исемле коллектив җыентыкта дөнья күрә. Җитмешенче еллардан башлап Җәүдәт Дәрзаман бары тик балалар өчен генә яза. 1975 елда аның «Ирбатыр» исемле әкиятләр җыентыгы, ә 1977 елда «Солдат булдым» дигән шигырьләр китабы басыла. Композитор Ренат Еникеев шушы китап нигезендә ун кисәктән торган җырлар циклын иҗат итә, һәм 1979 елда Ленинградның «Мелодия» фирмасы аны аерым пластинка итеп чыгара. 1981 елда цикл ноталы басма рәвешендә Татарстан китап нәшриятында нәшер ителә. Шагыйрьнең аерым шигырьләре һәм «Төнге маҗара» исемле әкияте рус теленә дә тәрҗемә ителгән.
Җәүдәт Дәрзаман — 1982 елдан башлап СССРның Язучылар Берлеге әгъзасы.