Карен Шахназаров, Вадим Абдрашитов һәм Николай Досталь юбилейлы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә киләчәк

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

15нче кинофестиваль Казанга узган еллардагы жюри рәисләрен җыячак.

 2019 елның 24-30 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале узачак.

15нче кинофестиваль Казанга узган еллардагы жюри рәисләрен җыячак. Фестиваль программасы кысаларында дөнья дәрәҗәсендәге кино йолдызлары тамашачыларга үзләренең иң яхшы фильмнарының ретроспективасын тәкъдим итәчәк.

Фестивальдә катнашу өчен Татарстан башкаласына түбәндәгеләр киләчәк:

-  Карен Шахназаров (Россия), кинорежиссер, сценарист, продюсер, «Мосфильм» киноконцернының генераль директоры, РФ халык артисты, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСР һәм РФ Дәүләт бүләкләре лауреаты;

- Вадим Абдрашитов (Россия), кинорежиссер, РФ халык артисты, РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСР һәм СССР Дәүләт премияләре лауреаты;

- Александр Прошкин (Россия), кинорежиссер, сценарист, РФ халык артисты, СССР Дәүләт премиясе лауреаты;

- Николай Досталь (Россия), кинорежиссер, сценарист, РФ халык артисты, Казан халыкара мөселман киносы фестивале лауреаты, Локарнодагы кинофестиваль, «Кинотавр» фестивале, «НИКА», «Золотой орел», «ТЭФИ» һ. б. фестивальләр премияләре лауреаты;

- Ранослав Спасов (Болгария), кинооператор, кинорежиссер, сценарист һәм продюсер, Казан халыкара мөселман киносы фестивале лауреаты;

- Рөстәм Ибраһимбәков (Әзербайҗан), совет һәм әзербайҗан язучысы, кинорежиссер, Әзербайҗан ССР һәм СССР Дәүләт премияләре, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Дәүләт премиясе лауреаты, Әзербайҗан халык язучысы, Әзербайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе һәм РФның атказанган сәнгать эшлеклесе;

- Болотбек Шамшиев (Кыргызстан), совет һәм кыргыз кинорежиссеры, сценарист, актер, Кыргызстан ССР халык артисты, СССР халык артисты, Казахстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе;

- Али Хамраев (Үзбәкстан), совет кинорежиссеры, сценарист, Үзбәкстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Сан-Ремо һәм Нью-Делида кинофестивальләр премиясе иясе;

- Дәүләтназар Худоназаров (Таҗикстан), совет кинорежиссеры, оператор, танылган сәяси һәм җәмәгать эшлеклесе, Таҗикстан ССР халык артисты, Таҗиктанс ССР Дәүләт премиясе лауреаты;

- Ходжакули Нарлиев (Төрекмәнстан), кинорежиссер, сценарист, кинооператор, Төрекмәнстан ССР халык артисты, Төрекмәнстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе, «НИКА»  Россия кинематография сәнгате академиясе президиумы әгъзасы;

- Мая-Гозәл Аймедова (Төрекмәнстан), театр һәм кино актрисасы, сценарист, Төркмәнстан ССР халык артисты, СССР халык артисты, «НИКА» Россия кинематография сәнгате академиясе академигы.

 Белешмә: фестивальне оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан Мэриясе, Россия мөфтиләр советы. Проектны оештыру буенча баш оператор – «Татаркино» дәүләт учреждениесе.

 Фестиваль программасына Россия һәм дөнья кинематографының толерантлык, тынычлык һәм гаделлеккә (авторның нинди дин тотуларына карамастан) өндәүче фильмнары сайлап алына.

 Фестивальнең рәсми сайты - kazan-mfmk.com.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International