Социаль бизнеска ярдәм итү өчен 40 миллион сумга кадәр акча бирелә

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

«Безнең киләчәк» фонды «Социаль эшмәкәр – 2019» проектлар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлады.

Җиңүчеләр түләүләрне кичектереп тору мөмкинлеге белән 2 дән 40 млн сумга кадәр процентсыз займнар рәвешендә финанс ярдәме алачак.

Конкурста мөһим социаль проблемаларны хәл итәргә һәм җәмгыять тормышын яхшыртырга юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыручы эшмәкәрләр катнаша ала. Бу элеккеге производстволарны яңарту, өлкәннәр һәм инвалидларны эш белән тәэмин итү, балалар бакчалары һәм медицина үзәкләрен оештыру, калдыкларны эшкәртү һ. б. булырга мөмкин.

11 ел эшләү дәверендә  фонд илнең төрле төбәкләреннән тәкъдим ителгән 234 проектка барлыгы 600 млн. сумлык ярдәм күрсәткән.

Конкурс гаризалары ел әйләнәсе кабул ителә. Җиңүчеләр елга ике тапкыр - җәен һәм көзен билгеләнә. Бу җәйдә ярдәм алырга исәп тоткан эшмәкәрләр үз проектларын 1 мартка кадәр фондка җибәрергә тиеш.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат: http://konkurs.nb-fund.ru/

Конкурсның Оештыру комитеты контактлары: +7-800-333-68-78 (Россия регионнарыннан шалтырату бушлай, шалтыратулар Мәскәү вакыты буенча эш көннәрендә 9.00 – 18.00 сәгатьләрдә кабул ителә), е-mail: konkurs@nb-fund.ru

Белешмә өчен: «Безнең киләчәк» региональ социаль программалар фонды (http://nb-fund.ru) - Россиядә социаль эшкуарлыкны үстерә башлаган беренче оешма. Фонд 2007 елда эре бизнесмен Вахит Алекперов инициативасы белән оешкан һәм   социаль бизнеска консультация бирүдән башлап  финанс ягыннан ярдәм итүгә кадәр комплекслы булышлык күрсәтүче дөньядагы санаулы  оешмаларның берсенә әйләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International