ТР мәдәният министры РФ Дәүләт Советының «Мәдәният» юнәлеше буенча эшче төркеме утырышында катнаша

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Мәдәният» юнәлеше буенча эшче төркеменең беренче утырышы уза. Ул Россия Федерациясе Президенты боерыгы буенча 2018 елның декабрендә оештырылган иде. Аның составына күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, дәүләт һәм төбәк хакимияте органнары вәкилләре керде. Утырышта Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова да катнаша. Фикер алышу өчен оештырылган органны Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров җитәкли.

РФ мәдәният министры Владимир Мединский сүзләренә караганда, Россия Мәдәният министрлыгы Дәүләт Советы каршындагы эш төркемен, беренче чиратта, тәҗрибә алмашу, төбәкләр тарафыннан мәдәният өлкәсендә гамәлгә куела торган  иң кызыклы проектларны өйрәнү  мәйданчыгы буларак  күрә.

«Без эшче төркем кысаларында оештырылачак һәр төркемнең мәдәният өлкәсендәге яңалыкларны гамәлгә ашыру өчен нәтиҗәле сынау полигоны булуын теләр идек», - диде Владимир Мединский.

Ул, Россия Мәдәният министрлыгы ягыннан эшче төркем аппараты эшен мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова алып барачак, дип билгеләп үтте.

Утырыш кысаларында Дәүләт Советының «Мәдәният» юнәлеше буенча эшче төркеменең башлангыч составын һәм андагы төркемнәр санын, якындагы утырышларда каралачак мәсьәләләрне расладылар.

Эшче төркемнең чираттагы утырышы март аенда узачак. Анда Россия Федерациясе территориясендә театр сәнгатенә дәүләт ярдәмен күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Апрельдәге   утырышның төп темасы - авылларда мәдәниятне үстерү, ә май аенда балаларга мәдәният өлкәсендә өстәмә белем бирү турында фикер алышу булачак.

Белешмә өчен:         

«Мәдәният» илкүләм проекты өч федераль проекттан тора: «Мәдәни мохит», «Иҗат кешеләре» һәм «Цифрлы мәдәният». 2019 елдан 2024 елга кадәр проект бюджеты якынча 113,5 млрд сум тәшкил итә.

Илкүләм проектны тормышка ашыруның төп нәтиҗәсе итеп 2024 елга мәдәният учреждениеләренә килүчеләр санын 15% ка һәм цифрлы мәдәни ресурсларга мөрәҗәгать итү санын  биш тапкыр арттыру күздә тотыла.

Илкүләм проектның кураторы итеп РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, җитәкчесе итеп РФ мәдәният министры Владимир Мединский билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International